Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Диләфрүз" татар халык театрына багышланган альбом-китап тәкъдим ителәчәк

27 ноябрь көнне Мәскәүдә татар милли-мәдәни үзәгендә “Диләфрүз” татар халык театрының 30 еллыгына багышлап чыгарылган альбом-китап тәкъдим ителәчәк. Театрның сәнгать җитәкчесе Диләфрүз Дежурова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә презентация чарасына Татарстаннан республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар яшьләре конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чакырылганын әйтте.

“Диләфрүз “сөендерүче” дигән сүз, без халыкны 30 ел буена шатландырабыз. Трагедияләр, комедияләр дә, классик әсәрләр дә сәхнәләштерәбез. Гастрольләр белән төрле урыннарга барабыз, Карелиядә, Волгоградта булдык. Казанда 5 тапкыр булдык. Безнең хакта зур альбом чыкты. Аны презентацияләү бәйрәме бик күңелле узар дип өметләнәбез”, - дип белдерде Диләфрүз Дежурова.

Альбомны “Инсан” нәшрияты җитәкчесе Яхъя Гыйбадуллин ясаган. Китапка төрле спектакльләрдән фотографияләр, артистлар, гастрольләр турында мәгълүмат кертелгән.

“Диләфрүз” үзешчән театры үз эшен 1986 нчы елда башлаган. Аңа нигез салучы һәм җитәкчесе – Диләфрүз Дежурова. Театр артистлары – һәвәскәрләр һәм профессионаллар. Театр репертуарында татар классиклары пьесалары буенча спектакльләр дә, скетчлар да бар. Диләфрүз Дежурова әйтүенчә, 30 ел эчендә театр артистлары Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”, Гамил Афзалның “Яшел эшләпә”, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбибләр”, Мәдинә Маликованың “Сөембикә ханбикә”, Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” һәм башка әсәрләрне сәхнәләштергән.

Диләфрүз ханым бүгенге көндә коллективта 25 ләп кеше булуын, 30 ел эчендә театрда 200 гә якын кеше эшләп китүен билгеләп узды. “Артистларым эштән, укудан буш вакытта килеп йөриләр. Бер тиен акчасызга халыкның мәдәниятен күтәрү, телне онытмас өчен килеп йөриләр. Әле гаиләләр корып, балалары тугач, татар мохитен тойсын өчен, балалары белән бергә киләләр. Җыр белән генә булмый бит, милләтне театр күтәрә”, - дип ассызыклады театр җитәкчесе.

Диләфрүз Дежурова театр турында сәнгатьле сүз остасы Айрат Арслановның да уңай фикерләр җиткерүен билгеләп үтте. “Бервакыт без гастрольләр белән Казанга кайткач, Айрат Арсланов болай дигән иде: “Радиодан Мәскәү театры кайта дигәч, пошаманга төштем – телне бозарлар, ничек сөйләрләр икән дип кайгырган идем. Әле сез бездән дә яхшырак беләсез икән”, - дип сөенде”, - ди Диләфрүз ханым..

“Диләфрүз” театрының юбилей елларында гастрольләр белән Казанга килү белән бәйле матур традициясе бар. 15, 20, 25 еллык юбилейларына алар Татарстан башкаласына килгән булган. Бу юлы да традициягә тугры калып, 30 еллык эшчәнлек уңаеннан, киләсе елның 29 гыйнварында “Әкият” театрында чыгыш ясарга ниятлиләр. Анда спектакльләрдән өзекләр, концерт номерлары булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев