Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Байбулат һәм алтын йон" бәйрәме узачак

30 нчы октябрь көнне Мәскәүдә балалар һәм аларның ата-аналары өчен “Байбулат һәм алтын йон” (“Байбулат и золотое руно”) бәйрәме була. “Золотое кольцо” милли театрында узачак чара Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Зәкят” хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла.

Балалар бәйрәмендә олылар балачак дөньясына чума алачак. Ә балалар төп тамашадан тыш, конкурсларда күңел ачып, тәм-том белән сыйланып, бүләкләр белән кайтып китәчәк. Шулай ук балалар үзләрен прәннекләр бизәү буенча мастер-класста сынап, робот җыеп, һава шарларыннан сыннар төзи алачак. Бәйрәмгә килүчеләрнең хис-кичерешләре бик бай булыр дип көтелә.

Фойеда иҗади мастер-класслар үткәрелә. Аннан балалар спектакль куелачак залга күчәчәк. Ул үзенә күрә яз көне сәхнәләштерелгән “Байбулат. Урланган кояшны эзләп” (“Байбулат. В поисках украденного солнца”) тамашасының дәвамы булып тора. Сюжет нигезендә усал көтүче тыңлаусыз бер сарыкны сакчылар этенә ашатырга тели. Әмма ул тылсымлы сарыкның йоны үзендә чын хәзинә саклавын белми, әгәр сер ачылса, явызлыкның иге-чиге булмаячак. Батыр Байбулат тамашачылар белән бергә аны коткарырга юл алачак. Геройга юлындагы төрле каршылыкларны җиңәргә нәни тамашачылар ярдәмгә киләчәк.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтенең PR-бүлек мөдире Камил хәзрәт Маннапов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә мондый чараларның 2009 нчы елдан бирле елына ике мәртәбә оештырылуын билгеләп узды. Рамазан аенда тагын бер чара үткәрелә. Октябрьдә узачак тамашаның төп герое – Байбулат Батулла, режиссеры – Илдар Кәрим. “Көзен ул Корбан бәйрәменә, язын Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә – Мәүлид бәйрәменә багышлана. Бу чара тамашачылар белән бергә төрле биремнәр үтәп, квест стилендә булуы белән кызыклы”, - дип белдерде Камил хәзрәт. Ул тамашаларның дини бәйрәмнәргә кагылышлы мәгълүматка корылуын билгеләп узды. Яз көне пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм турында сораулардан торган конкурслар үткәрелә, пәйгамбәребез хәдисләре әйтелә. Көзен исә Корбан бәйрәмен күздә тотып, сарык образы гәүдәләндерелә.

Билетларны сатудан кергән акча “Зәкят” хәйрия фондына күчереләчәк. 505 урынлы залда узачак тамашага керү бәясе 500 сум. Бик кечкенә яшьтәге балаларны алдына карап утыртырга әзер булган ата-аналар балалары өчен аерым билет алмаса да ярый, дип шәрехләделәр PR-бүлектә.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Зәкят” хәйрия фонды эшләре белән идарә итүче Рифат Измайлов язын уздырылган бәйрәм чарасына билетлар сатудан 120 мең сумлап акча кергәнен, бәйрәмне оештыруга 600 мең сумга якын акча сарыф ителгәнен шәрехләп үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев