Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Алтын битлек" Милли театр премиясе номинантлары булган Татарстан спектакльләре күрсәтеләчәк

“Алтын битлек” Милли театр премиясе номинантлары булган Татарстан спектакльләренең Мәскәүдә нинди сәхнәләрдә чыгыш ясаячагы билгеле. "Әлиф" спектакле ("Зов начала") 3 апрельдә Мейерхольд үзәгендә күрсәтеләчәк. Башлана – 20.00 сәгатьтә. "Әлиф" хореографик спектакленең режиссеры – Туфан Имаметдинов. Спектакль өч номинациядә тәкъдим ителә. Болар – "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла. 20 һәм 21 мартта Милләтләр театры сәхнәсендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының “Кибет” драмасы. Башлана – 20.00 сәгатьтә. Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле "Алтын битлек"кә дүрт номинация буенча тәкъдим ителгән. Болар – "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә – Олжас Жанайдаров. Шунысы да игътибарга лаек, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның Башкорт дәүләт драма театрында куйган “Антигона” спектакле 22 мартта Пушкин исемендәге театрның Төп сәхнәсендә күрсәтелә. Башлана 20.00 сәгатьтә. "Антигона" спектакле "Иң яхшы спектакль" номинациясенә кертелгән, ә Фәрит Бикчәнтәев үзе – "Иң яхшы режиссер" номинациясендә. "Алтын битлек" милли татар премиясенең лонг-листында Камал театрының ике спектакле дә бар – Фәрит Бикчәнтәев Илдар Юзеев пьесасы буенча куйган "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле һәм Кәрим Тинчурин пьесасы буенча Георгий Цхвирава куйган "Җилкәнсезләр" спектакле. Мәгълүмат өчен: алдагы сезонда Татарстанның ике театры җәмгысы җиде номинациядә “Алтын битлек” Милли театр премиясенә дәгъва иткән иде. Чаллы дәүләт курчак театры “Сак-сок” спектакле өч номинация буенча тәкъдим ителде. Болар – “Иң яхшы спектакль” (курчак театрлары арасында), “Иң яхшы режиссер эше” (Илгиз Зәйниев), “Иң яхшы рәссам эше” (Алексей Митрофанов) номинацияләре. Казан Яшь тамашачы театрының “Из глубины… (Художник Винсент Ван Гог)” спектакле дүрт номинация буенча “Алтын битлек” Милли театр премиясенә тәкъдим ителде – “Заманча бию/спектакль”, “Балетмейстер/хормейстер эше” (Анна Гарәфиева), “Музыкаль театрда композитор эше” (Эльмир Низамов), “Музыкаль театрда костюмнар буенча рәссам эше” (Лилия Имаметдинова). 2016-2017 еллар театр сезонында Татарстан театрларына “Алтын битлек” Милли театр премиясе бирелмәде. “Алтын битлек” Милли театр премиясе лауреатлары 15 апрельдә билгеле була. Җиңүчеләр Большой театрның Яңа сәхнәсеннән игълан ителәчәк.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев