Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү туристлары Чирмешән ныгытмасы белән сокланды

Шушы көннәрдә Мәскәүдән Чирмешәнгә килгән туристларны Чирмешән ныгытмасында (тарихи вал) Иске Элмәле авылының “Ивушки” фольклор ансамбле халык җырларын башкарып каршы алды. Биредә кунаклар ныгытма тарихы белән таныштылар. Аларга әзерләнгән кайнар чәй белән коймак та яңгырлы көнне бик урынлы булды. Әлеге туристлар төркемендә илебез башкаласында яшәүче татарлар күп иде, дип, район газетасы туристларның фикерләрен бәян итә.

Туристларның берсе Рәшит Харисов: “Никадәр кызыклы әйбер ишеттем мин монда. Искитмәле, бер кечкенә генә район үзәгенең тарихы шулкадәр бай дип кем уйлаган!” – дип фикер уртаклашты.

Тумышы белән Туймазыдан булган Рәшит тә Мәскәүдә гомер итә. “Мин күргәннәрдән бик канәгать. Дусларыма, танышларыма да бу турыда сөйләп, килеп күрергә киңәш итәм әле”, - ди ул.

Мин Чирмешәндә 20 еллар элек булган идем, ди Мәскәүдән килгән тагын бер кунак Ләлә Зиннәтуллина. “Бүген күргәннәремә шаккаттым. Район үзәге кечкенә генә авылдан бик матур шәһәрчеккә әверелгән - горурлана аласыз!” – ди ул.

Мемориаль үзәктә дәвам иткән экскурсияне дә шәһәр халкы бик ошатты. Әлеге үзәк директоры Валентина Захарованың сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар, язып та бардылар, фотога да, видеога да төшерделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев