Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү татарлары язучы Мурад Аджины искә алды

Мәскәү татарлары язучы, галим Мурад Аджига (1944-2018) багышланган искә алу кичәсе оештырган. Бу хакта башкала татарларының "Штаб" берләшмәсе хәбәр итә.
Бөтен гомерен төркиләрне өйрәнүгә, аларның бөек цивилизация тудыруын исбатлауга багышлаган галим шушы елның март аенда вафат булган иде.
Хәтер кичәсенә төрки халыкларның билгеле вәкилләре җыелды. Кичәгә кумыклар, ногайлар, башкортлар, әзәриләр, чиркәсләр, кырым татарлары, башкорт һәм татар милләт вәкилләре килде. Кичәне оештыручы Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев сүзләренчә, Мурад Аджи татарлар өчен бөек шәхес, билгеле язучы.
“Язучының “Бердәм илнең бердәм халкы” девизы гына ни тора! Ул алып барган сәясәт бүген тагын да зуррак әһәмияткә ия. Миңа калса, бу шәхесне өйрәнү дәвам иттереләчәк һәм аның иҗатының кыйммәте төрки халыклар, шул исәптән татарлар өчен арта гына барачак”, - диде Рөстәм Ямалеев.
Мурад Аджиның якын дусты, билгеле татар җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәр исә галим 1980 елларда татарларга төрки дөньяга юл ачты дип саный.
“Аның «Полынь Половецкого поля” китабы басылгач, безнең күп нәрсәгә карашыбыз үзгәрде. Аңа кадәр төркиләрне кыргыйлар итеп кенә күрсәтәләр иде. Ә Мурад Аджи төркиләрнең бөек цивилизация тудыруын исбатлады”, - дип белдерде Гаяр Искәндәр.
Язучы, “Татар дөньясы» газеты баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев Мурад Аджи белән 1980 елларда таныша. Үзгәртеп кору чорына кадәр Мурад Аджиның һәрбер яңа китабы басылып чыгу СССР күләмендә зур вакыйгага әйләнә.
“Ул елларда төркиләр турында түгел, хәтта татар булуыңны да бик кычкырып әйтергә ярамый иде. Ә Мурад Аджи шул елларда ук төркиләрнең алдынгы дәүләтләр коруын исбатлады. Шулай ук СССР халыкларының төркиләр белән турыдан-туры бәйләнеше барлыгын курыкмыйча әйтә иде. Совет чорында бик батыр белдерүләр иде бу. Дөресен әйткәндә, Мурад Аджи татарларга үзгәртеп кору җилләрен 20 елга алданрак алып килде”, - дип саный Ринат Мөхәммәдиев.
Тарихчыны искә алу кичәсендә мөфти Нәфигулла Әширов, журналист Орхан Җамал, язучы Ильяс Богатырев, академик Илдар Үтәмешев, язучының хатыны Марина Аджиева һәм башкалар катнашты. Һәркем язучының иҗаты татар халкы өчен дә әһәмиятле булуын ассызлыклап китте.

Татар-информ
Фото: Соцсети

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев