Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү татарлары милли уеннарны саклап калуга йөз тоткан Спартакиадада катнаша

Мәскәү татарлары Спартакиадага җыела. 30 июль көнне сәгать 11.00 дә ачылачак чара быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Аны Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт, төбәкара мөнәсәбәтләр һәм туризм департаменты уздыра. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә оештыру комитеты рәисе Батор Дугаров хәбәр итте. Аның сүзләренчә, узган ел Спартакиада стадионда үткәрелгән булган. Әмма быел, күбрәк кешене җәлеп итү максатыннан, чараны паркта уздырырга ниятләгәннәр. “Спартакиадада бик күп милли-мәдәни, якташлар җәмгыятьләре катнаша. Узган ел, мисал өчен, Кострома, Самара, Карелиядән якташлар катнашты... Аларны санап бетерә торган да түгел. Татарлар бу чарада ел саен иң актив катнаша торган делегацияләрнең берсе дә татарлар”, - диде Батор Дугаров. Күп милләтле калада яшәүче яшьләр арасында үзара аңлашучанлыкны һәм яхшы мөнәсәбәтне үстерү, төрле милләтләрнең милли спорт уеннарын саклап калуны максат итеп куйган һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган Спартакиада берничә спорт төре буенча уздырыла. “Узган ел безнең ярышлар арасында футбол бар иде, быел аны төшереп калдырырга булдык. Якташлар җәмгыятьләре һәм милли-мәдәни берләшмәләр волейбол, өстәл теннисы буенча командалар белән ярышачак. Катнашучылар аерым-аерым шахмат, нард уеннары буенча үзләрен күрсәтә алачак. Милли ярышларга килгәндә, билбау көрәше, уктан ату, Себер халыклары көрәше уздырачакбыз. Шулай ук милли юнәлештә эстафета үткәрергә ниятлибез”, - диде әңгәмәдәшебез. Быел Спартакиадага килүчеләр саны 5 меңнән артыр диеп көтелә. Алар өчен мәдәни күңел ачу программасы да каралган. Милли җыр-биюләр спортчыларга көч биреп торыр, тамашачыларның күңелен ачар, дип өметләнә оештырчылар. Бүләкләү тантанасы сәгать 16.00 гә билгеләнгән. Әлегә призларның нинди булачагы сер булып калсын, әмма алар һәр җиңүчегә дә ошарга тиеш, диде Батор Дугаров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев