Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү татарлары Гаяз Исхакыйны искә ала

15-16 мартта Мәскәүдә язучы, сәясәтче, идеолог Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган юбилей чаралары узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Бөек татар әдибен искә алуны Мәскәү татарлары “Штабы” оештыра. Әлеге оешма чакыруы белән Мәскәүгә күренекле татар галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов килә. 15 мартта Хатыйп Миңнегулов Мәскәүнең М.Җәлил исемендәге 1186 мәктәбендә укучылар белән Гаяз Исхакыйга багышланган очрашу уздырачак. Шулай ук 15 март кичендә “Штаб”та  “Татарны инкыйраздан (бетүдән) ничек коткарырга?” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелә. Анда галим Хатыйп Миңнегулов татарны бетүдән саклау юлларын әйтәчәк.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев