Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү татар яшьләре төп милли вакыйгага әзерләнә

13 ноябрьдә Мәскәүдә “Арбат” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре тормышында иң мөһим вакыйга “Хәрәкәт-2016” татар яшьләре көне узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советы рәисе, “Хәрәкәт-2016” оештыру комитеты рәисе Эмиль Фәйзуллин сөйләде.

Әңгәмәдәш Татар яшьләре көненең, нигездә, татар телендә үткәрелүен билгеләп узды. Әмма татар телен аңлап бетермәгән кешеләр һәм кунаклар өчен рус теленә дә тәрҗемә ителә. Чарада мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр – барлыгы якынча 700-800 ләп татар яшьләре катнаша.

“Бу Мәскәүдә татар яшьләренең иң төп чарасы. Биредә иң яхшы татар проектлары билгеләп үтелә”, - дип белдерде Эмиль Фәйзуллин. Аның әйтүенчә, конкурс быел дүрт номинация буенча үткәрелә – “Татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, традицияләрен саклап калу өлкәсендә иң яхшы проект”, “Спорт, сәламәт тормыш рәвеше, яшьләрнең әхлакый һәм рухи тәрбиясе өлкәсендә иң яхшы проект”, “Югары уку йортларында иң яхшы татар якташлыгы (яшьләр берләшмәсе)”, “IT һәм медиакиңлек өлкәсендә иң яхшы проект”. Эмиль Фәйзуллин сүзләренә караганда, соңгысы быел өстәлгән. “Интернетта татар телендә төрле порталлар эшләп килә, шул исәптән Татарлар.ру, Дуслар.ру һәм башкалар. Шуңа күрә без быел шушы номинацияне дә өстәргә булдык”, - дип белдерде Эмиль Фәйзуллин.

Конкурста катнашу өчен заявкалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бүгенге көнгә инде 10 лап заявка тапшырылган. Эмиль Фәйзуллин былтыр 25-30 проект килеп ирешкәнен әйтте.

Кунакларга килгәндә, Эмиль Фәйзуллин белдергәнчә, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татар милли-мәдәни федераль автономияләр советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев килүе көтелә.

Һәр дүрт номинациядә берәр җиңүчене бүләкләү тантанасыннан соң, яшьләр өчен күңел ачу программасы башланачак. Эмиль Фәйзуллин сүзләренчә, “Шүрәле” төркеме, Илназ Сафиуллин, Сөмбел Билалова, "Илдан" татар биюе ансамбле һәм Мәскәүдә яшәүче татар артистлары чыгышлары көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев