Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү татар яшьләре көнендә "Хәрәкәт-2016" бәйгесенең иң яхшы проектлары ачыкланачак

13 ноябрьдә Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре тормышында мөһим вакыйга көтелә: “Арбат” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Хәрәкәт-2016” татар яшьләре көне узачак.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы рәисе, “Хәрәкәт-2016” оештыру комитетын җитәкләүче Эмиль Фәйзуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп узганча, бу көнне иң яхшы татар проектларына премия бирелә. Эмиль жюри хөкеменә 27 проект тапшырылуын әйтте.

Конкурс быел дүрт номинация буенча үткәрелә – “Татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, традицияләрен саклап калу өлкәсендә иң яхшы проект”, “Спорт, сәламәт тормыш рәвеше, яшьләрнең әхлакый һәм рухи тәрбиясе өлкәсендә иң яхшы проект”, “Югары уку йортларында иң яхшы татар якташлыгы (яшьләр берләшмәсе)”, “IT һәм медиакиңлек өлкәсендә иң яхшы проект”. Эмиль Фәйзуллин сүзләренә караганда, соңгысы быел гына өстәлгән. “Интернетта татар телендә төрле порталлар эшләп килә, шул исәптән Татарлар.ру, Дуслар.ру һәм башкалар. Шуңа күрә без быел шушы номинацияне дә өстәргә булдык”, – диде Эмиль Фәйзуллин.

Чарага Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте сәветы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятие җитәкчесе Фәрит Фарисов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кебек кунакларның килүе көтелә. Татарстаннан кунак булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Казан” бию ансамбленең балалар хореографик студиясе җитәкчесе Нигина Әхмәдуллина бара. Эмиль Фәйзуллин шулай ук Башкортстан, Литвадан да кунаклар көтелүен әйтте.

Тәбрис Яруллин “Хәрәкәт” проектын яшьләрнең күренекле, якты проектларының берсе дип бәяләде. Ул Мәскәү татар яшьләренең Россиядә, дөньяда иң активлардан берсе булуын билгеләп узды. “Мәскәүдә шактый гына актив берләшмәләр эшләп килә, алар инде ике дистә җитә. “Хәрәкәт” проекты – шушы җирлектә яшьләрне бергә җыя торган мәйданчык. Ул үзенә тартып тора торган бер чарага әйләнде. Анда башка төбәкләрдән дә яшьләр килергә тырыша. Хәтта проектларын да җибәрәләр. Яшьләр форумыннан без өченче такыр барабыз. Берәр номинациядә бүләкләрне тапшырачакбыз”, – дип белдерде Тәбрис.

Эмиль Фәйзуллин бәйрәм чарасы кысаларында чигү буенча мастер-класслар, төрле уеннар оештырылачагын билгеләп үтте. Шунда ук күргәзмәдә татарлар белән бәйле урыннар сурәтләнгән экспозицияләр урын алачак, татар сувенирлары, яңа дизайнлы татар эшләнмәләре, Мәскәүдә тегелгән татар киемнәре тәкъдим ителәчәк.

“Чараның рәсми өлешендә Равил Әхмәтшинның актив яшьләргә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә чыгарылган 20 медаль тапшыруы көтелә. Тәнәфестә зур чәкчәк алып чыгу традициясе бар. Теләүчеләр аны авыз итәчәк. Бәйрәмнең икенче өлеше концерт чыгышларыннан гыйбарәт булачак. “Шүрәле” төркеме, Илназ Сәфиуллин, Мәскәүдә яшәүче татар артистлары чыгышлары көтелә”, – диде Эмиль Фәйзуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев