Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү шәһәрендә ТР филармония джаз-оркестры һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында "Зур концерт" узачак

23 апрельдә Мәскәү шәһәренең “Татар мәдәнияте үзәге”ндә, ягъни Әсәдуллаев йортында Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында “Зур концерт” узачак. Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биредә джаз оркестры тарихын чагылдырган күргәзмә дә оештырылачак.
Концертта Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева,  Лидия Әхмәтова, Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, танылган җырчылар Азат Фазлыев, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхрәзиев һ.б. чыгыш ясар дип көтелә.
Программада Әхмәт Ерикәй, Ләбиб Айтуганов, Мостафа Ногман, Нәби Дәүли, Гәрәй Рәхим, Рифкать Гарифуллин, Роберт Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Александр Ключарев, Алмаз Монасыйпов, Анатолий Луппов, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Резидә Ахиярова, Эльмир Низамов, Лидия Әхмәтова, Сәйдә Вәлиди, Эльмира Галимова иҗат иткән җырлар, инструменталь әсәрләр яңгыраячак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев