Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү шәһәрендә Татар театры тарихына багышланган күргәзмә ачылачак

2017 елның 13 гыйнварында Мәскәү шәһәренең А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музеенда “Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Әлеге мәдәни проект А.А.Бахрушин исемендәге музей һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Г.Камал театрының матбугат хезмәте. Күргәзмәдә беренче татар театр труппалары “Сәйяр” һәм “Нур” афишаларыннан уникаль тупланма, татар эшчеләренең “Эшче”, күчмә Колхоз-совхоз театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының XX гасырдан башлап бүгенге көнгәчә репертуарларын чагылдырган афишалары тәкъдим ителә. Күргәзмәнең кураторы - сәнгать белгече, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова.
   Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев