Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү шәһәрендә татар милли атрибутикасы күргәзмәсе эшли

Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең татар мәдәният үзәгендә "Шатлык" ансамбле җитәкчесе Зәмзәмия Сәхабетдинованың татар милли атрибутикасы күргәзмәсе эшли. Ул татар Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән Коръән фестивале кысаларында үткәрелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Зәмзәмия Сәхабетдинова белдерде. Зәмзәмия Сахабутдинованың татар милли атрибутика күргәзмәләре 1999 елдан бирле эшли. Аны студентлар, "Кардәшлек", "Азамат" оешмалары даими рәвештә күргәзмә оештырырга үзләренә чакыра. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Зәмзәмия Сәхабетдинова бу күргәзмәләрне ничек оештыра башлаганын сөйләде: "Әти-әни вафатыннан соң, электән калган комган, самавыр, керосин лампасы кебек әйберләрне Мәскәүгә алып киттем. Төшемә борынгы сөлгеләр керде, шуннан 1998 елда шушы тарихи экспонатларны күргәзмә буларак җыя башларга дигән уй килде. 1999 елда бу уемны гамәлгә ашыра башладым. Иң беренче күргәзмә Мәскәүнең 959 нчы мәктәбендә оештырылды. Анда махсус бүлмә бирелгән иде. Шуннан бирле бу күргәзмәм яши", - диде Зәмзәмия Сәхабетдинова. Коръән фестивалендә төрле милләт вәкилләре катнашкан. Экспонатлар арасында борынгы сөлге-тастымаллар, үтүк, кер юу җайланмасы, элеккеге камзул, түбәтәйләр, чуклы ефәк шәлләр, 100 ел элек ясалган тальян гармун, мандалина һ.б. очрый. Экспонатлар башлыча Зәмзәмия Сәхабетдинованың үзенеке, шулай ук авылдашлары, туганнары, танышлары тарафыннан бүләк ителгәнгәннәре дә бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев