Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү Сабан туенда сәхнә су өстендә корылачак

22 июльдә “Коломенск” Мәскәү дәүләт музей-тыюлыгында узачак Сабан туенда су өстендә сәхнә корылачак. “Мәскәү Сабан туе – 2017”гә килгән кунаклар ишкәкле көймә регатасын күрә алачак. Бу хакта Мәскәүнең “Бердәмлек” яшьләр клубы активисты Римма Гомәрова хәбәр итте. Алты ишкәкле көймәләр төзелеше буенча борынгы“ушкуй” ларны (хәзерге татар телендә – ишкәкне) хәтерләтәләр. Алар Идел һәм Кама буйларында киң таралыш алган була. Һәр командада 7 кеше – 6 ишкәкче һәм 1 йөртүче булырга тиеш. Оештыручылар әзер командалар белән катнашырга яки яшәү (туган, тору, эшләү, уку) җиренә карап, яңа төркем төзергә киңәш итәләр. Командалар оешып бетмәгән очракта, берничәне берләштереп ясаячаклар. Хәзерге вакытта 8 команда теркәлгән. Катнашучыларга бәйге алдыннан күнекмәләр (тренировка) ясау мөмкинчелеге булдырыла. “Күп еллар Сабан туен Коломенск яр буенында уздырсак та, Мәскәү елгасында моңарчы булмаган иде", - ди Римма Гомәрова.

“Коломенск” Мәскәү дәүләт музей-тыюлыгында уздырылачак Сабан туена 150 меңгә якын кунак килер, дип көтелә. Татар-информhttp://tatar-inform.tatar/news/2017/07/13/144379/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев