Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә "Җәлил укулары" узачак

Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә 28 апрельдә чираттагы “Җәлил укулары” узачак. Артистлар, шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, музыкантлар, талантлы балаларны бер мәйданга җыючы әлеге әдәби-музыкаль бәйрәмне шәһәрдә өченче ел рәттән, Бөек Җиңү көне алдыннан оештыралар, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе хакимиятенең матбугат хезмәте. Бу проектның авторы - шагыйрь һәм композитор Стас Бакаев. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулган елда “Җәлил укулары” Орехово-Зуево шәһәренең “Мечта” мәдәни һәм ял итү үзәгендә үтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев