Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү мөселманнары өчен ирекле көрәш дәресләре оештыралар

Мәскәүдә яшәүче физик культура укытучысы Ренат Азисов Мәскәү мөселманнары өчен ирекле көрәш дәресләре оештыра.

Әлеге гамәлнең максаты турында "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләгәндә, Ренат Азисов: "Әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр бар, ләкин егетләргә бу хакта даими исләренә төшереп торырга кирәк, – диде. – Башта бик теләп йөриләр, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында ахырга таба сүлпәнәяләр. Дәресләргә күбрәк минем танышларым килә, алар үз танышларын чакыра. Интернет аша белеп килүчеләр дә бар. Якынча 5-6 кеше җыела".

"Үземнең спорт разрядым бокс буенча булганга, әлегә мин оештыручы ролен гына үтим. Дәресләрне башка тренерлар алып барачак . Хәзер үзем дә башкалар белән беррәттән шөгыльләнәм,” – дип хәбәр итте Ренат Азисов.

Ирекле көрәш дәресләрен Мәскәүнең ислам мәдәни үзәге спортзалында оештырырга ниятлиләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев