Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале проекты эшләп бетерергә җибәрелгән

Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале проектын эшләп бетерергә җибәрде. Проект 1,1 трлн сум белән бәяләнә. Хөкүмәтнең әлеге карары турында «Коммерсант» Хөкүмәтнең сәнәгать һәм инфраструктура департаменты директоры урынбасары Руслан Заливацкий хатына сылтама белән яза.

Хөкүмәт дәүләтнең әлеге проектта катнашын киметергә кирәк дип саный. Аерым алганда, акционерлык капиталы керемен исәпкә алып инфраструктура өчен ташучының түләү бәясен билгеләү; билгеләнгән субсидия күләме һәм концессионер минималь керемен гарантияләү исәбеннән түләү, валюта кредитлары буенча акционерның йөкләмә алу варианты карала.

Моннан тыш, Министрлар Кабинеты тәкъдим ителүче шартларны – банкларны җәлеп итеп финанслау мәсьәләсен, шулай ук экспертлар ярдәмендә пассажирлар агымын санауны яңадан карарга кирәк дип белдерә.

Исегезгә төшерәбез: Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале дәүләт һәм шәхси партнерлык шартларында концессия рәвешендә тормышка ашырылырга тиеш. 770 километрга сузылган юлны ике фазада төзү планлаштырылган: Мәскәү – Түбән Новгород һәм Түбән Новгород – Казан. Билгеле мәгълүматлардан күренгәнчә, пассажирлар агымында 2020 елга 4,7 млн кеше булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев