Мәскәү һәм татар дөньясы арасында дустанә мөнәсәбәт булмагандыр - Булат Рәхимҗанов

Булат Рәхимҗанов – Татарстан Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты. ТР Тарих институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов презентацияне ачып җибәреп, яшь галимнең китап язар өчен Россия архивларында, чит илләр китапханәләрендә һәм архивларында эшләвен билгеләп узды. “Бүгенге көндә әлеге китап фәнни-мәдәни генә түгел, безнең халыкларның бердәмлеге символы буларак сәяси әһәмияткә дә ия”, - дип, Булат Рәхимҗановны шушы уңышы белән тәбрикләде.

Әйтергә кирәк, бу китап Алтын Урда варисчылары дөньясы белгеч-тикшеренүчеләренә һәм XV—XVI гасырлардагы Мәскәү дәүләте тарихчыларына, шулай ук урта гасыр Евразия тарихына битараф булмаучыларга кызыклы булачак. Ул гади тел белән язылган һәм киң концептуаль фикерләрне тәкъдим итә. “Моңарчы күп язылган Мәскәү һәм татар дөньясы арасында антагонизмга түгел, үзара “дустанә” багланышларга игътибарны юнәлттем. Хәер, аны чын дуслык дип тә әйтеп булмый. Бу мәҗбүр ителгән мөнәсәбәтләр дияргә була”, - диде Булат Рәхимҗанов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Алтын Урда составына аерым шартларда керүче дәүләтләр арасында 1237-1241 елларда Батый хан гаскәрләре тарафыннан яулап алынган Төньяк-көнчыгыш Русь кенәзлекләреннән торган “Рус олысы” булган. Әлеге рус кенәзлекләреннән Мәскәүнең бөек кенәзлеге аерылып тора. Ул “татарлар” белән багланышларда алдынгы позицияләргә чыга. Бу китап та Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар дәүләтләре (Олы Урда һәм аның варислары Әстерхан, Кырым, Казан, Себер, Касыйм ханлыклары, Ногай Урдасы) һәм Мәскәү арасында XV—XVI гасырларда булган элемтәләрне тасвирлый. “Алтын Урда таркалганнан соң Мәскәү үз буларак кабул ителгәнме, әллә чит булганмы? Мәскәү дәүләте нинди булган – Җуси олысы варислары системасында тышкы яки эчке уенчымы? Китапта шушы фикерне эзәрлеклим. Бу миндә кызыксыну уятты, чөнки дәреслекләрдә Мәскәү тышкы уенчы буларак бирелә. Мине шулай ук бу системада Мәскәү статусы ничек үзгәрүе дә кызыксындырды”, - дип белдерде Булат Рәхимҗанов презентациядә катнашучыларга.

Автор китапның беренче бүлеге хронологик вакыйгаларга, татар зыялыларының Мәскәүгә баруына, Мәскәүдәге көнчыгыш сәясәткә багышлануын әйтте. Икенче бүлектә Мәскәү һәм Алтын Урда варисларының үзара бәйләнеше тасвирлануын билгеләп узды. “Беренче параграф татарлар идарәсенә бирелгән шәһәрләрнең Мәскәү дәүләте структурасында булуы турында сөйли, бу аеруча катлаулы параграфларның берсе, чөнки чыганакларда бу темага мәгълүматлар бик аз. Икенче параграфта Касыйм ханлыгында Мәскәү һәм татар дәүләтләре арасында үзара багланышлары сурәтләнә. Нигездә, ул татар зыялыларының Касыйм ханлыгыннан тыш башка дәүләтләргә йөрүен күрсәтә, Мәскәү Алтын Урда чорыннан соңгы сәясәткә ни дәрәҗәдә кушылганы турында сөйли. Кыскасы, мин чыганаклар белән эшләү нәтиҗәсендә, Мәскәү һәм татар дөньясы арасында дустанә мөнәсәбәт тә, бертигез хокуклылык та булмагандыр дигән нәтиҗәгә килдем, шуңа күрә соңгы пункт итеп, Казан һәм татар дөньясы арасында тигезсезлек индикаторларына тукталдым. Ягъни, Мәскәү дәүләте чыннан да бу сәясәткә кушылган, әмма татарлар күзлегеннән буйсынган як сыйфатында. Шунысы кызык: бу вазгыять билгеле бер вакытта үзгәрде. 1237-1241 нче елларда Мәскәү яулап алынган дигән шлейф озакка сузылды, әмма Казан алынгач, бу шлейф һәм томан кебек кенә калды. Шулай да, татарлар, шул исәптән, Кырым аны буйсынган як һәм тигез хокуклы булмаган партнер итеп кабул итте. Соңгы параграфның шушы пункты аша мин бу схеманың катлаулыгын күрсәтергә омтылдым. Ничек ирешкәнмендер – монысы сезнең хөкемдә”, - дип белдерде Булат Рәхимҗанов.

Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин Булат Рәхимҗановның үз монографиясе өчен үзе нәшриятчы табуы аның яхшы оештыру сәләте турында сөйләвен билгеләп узды. “Логик яктан дөрес итеп китап төзерлек текстлар табу, яңа мәгълүмат табу зур осталык сорый”, - диде ул.

Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков концептуаль мәсьәләләр буенча эш алып барылуын, Булат Рәхимҗановның бу китапны язар өчен шактый катлаулы фәнни юл узуын билгеләп узды. “Булат Рәхимҗанов – өлгергән тарихчы, аның фикерләре фәннәр докторы күзаллавына туры килерлек. Ул бу мәсьәләдә Мәскәү тикшеренүчеләре белән дә ярыша ала. Әмма бу җәһәттән тагын бер әйбер бар – без Мәскәү тарихчылары белән фикерләребезне тәңгәлләштерә алырбызмы икән – монысы икеле. Мәскәү милли рус, без милли татар тарихын язабыз. Булат татар позициясенә карый. Бу ошарга да, ошамаска да, бәхәс тудырырга да мөмкин. Бәлки, еллар узгач, уртак фикергә килербез”, - диде галим.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: