Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәү Халыкара "Сабан туе - 2018" фестиваленә 250 меңнән артык кунак килгән

21 июльдә Мәскәү Халыкара “Сабан туе - 2018” фестиваленә 250 меңнән артык кунак килгән. Мәскәүнең Татар милли-мәдәни үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат фестивальнең оештыру комитеты утырышында игълан ителгән. Сабан туенда 500 артист чыгыш ясаган, ә фестивальне уздыруда 1 мең оештыручы һәм 300 волонтер хезмәт куйган. Фестиваль елдагыча “Коломенское” музей-тыюлыгы мәйданында үткәрелде. Аны оештыруда Мәскәү, Татарстан, Башкортстан Хөкүмәтләре, шулай ук Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе катнашты. Бәйрәмнең сәнгать җитәкчесе Европа күләмендә танылган режиссер Ханс-Йоахим Фрай булды. Мәскәү Сабан туена көтелмәгән күчтәнәч - 2018 килограммлы чәкчәк пешерелде. Кунаклар өчен дөньяның 6 ягы белән исемләнгән 6 сәхнәдә чыгышлар барды. Шулай ук Көнчыгыш ярминкәсе, “Игелекле күршеләр урамы” дип аталган милли чатырлар аллеясы, күргәзмәләр, аттракционнар һәм мастер-класслар эшләде.
  • "Татар-информ" Мәскәү Сабан туенда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның катнашуын хәбәр иткән иде.

Татар-информ
 Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев