Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәшгульлек үзәге "Мега"да вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк

19 ноябрь көнне Мәшгульлек үзәге Казанның Җиңү проспекты, 141нче йорт адресы буенча урнашкан "Мега" сәүдә үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара 19 ноябрь көнне 10нан 16 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Биредә эш бирүчеләр ярминкәгә килүчеләрне хезмәт шартлары, тиешле таләпләр белән таныштырып, аларның сорауларына җаваплар бирәчәк. Үзәк белгечләре эшкә урнашу, һөнәри белем алу һәм яңадан әзерлек, социаль гарантияләр, пенсия белән тәэмин ителеш буенча консультация дә бирәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев