Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Бикмөхәммәтов йорты" мәдәни мирас объекты торгызылачак

Иске Татар бистәсендә Мәрҗани урамындагы 10нчы йорт адресы буенча урнашкан “Бикмөхәммәтов йорты” мәдәни мирас объектын торгызу һәм куллануга яраклы итүдә җәмәгать тыңлаулары таләп ителә.
Бу хакта Ш. Мәрҗани исемендәге  тарих институтында  Бөтеноссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау Татарстан төбәк бүлегендә (ТРО ВООПИиК) киңәшмәдә әйтелде.   Искәртеп үтик, Иске Татар бистәсендә өч агач бинаны (Ш. Мәрҗани урамы12, 14/1 и 14/2) һәм 1883 елда таш кирпечтән төзелгән Бикмөхәммәтов йорты корылмаларын ( Ш.Мәрҗани урамы 10нчы йорт) торгызу концепциясе узган ел Татарстан Президенты карамагындагы Тарихи урыннарда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча декабрь аенда ук ведомствоара комиссия утырышында хупланган иде. Шул вакытта ук Татар утары аналогы буенча әлеге кварталда сувенир лавкалары һәм остаханәләр, мәсәлән, калфаклар һәм киез итекләр әзерләү буенча каралган иде. Ә 10нчы йортның эчке ишегалдында үз мичләре белән Татар кулинариясе йорты күзалланды. Моннан тыш, Бикмөхәммәтов йортын Г-формасында Татар утары белән тоташтырып, салкын вакытта да бер бинадан икенчесенә шушы каплаулы юл аша күчеп, ял итү урынын сайлау мөмкинлеген  булдыру ниятләнде.   Ш. Мәрҗани  тарихи адресы буенча “1851 елның 11 ноябрендә сәүдәгәр М. И. Әбдрәшитовка таш катлы антерсольләр белән агач йорт” төзелеше планы документлаштырылган. Утар сәүдәгәр йорты, хезмәт урыннары, таш мунча, агач торак бина һәм салкын хезмәт урыннарыннан торырга тиеш булган. Төзелеш вакыты һәм архитектура авторы буенча әлегә кадәр тикшеренүчеләр бер фикергә килә алмый. Мәдәни мирас объектын торгызу һәм куллануга яраклы итү буенча Җәмәгать тыңлауларына чыгарылган Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани урамы  10нчы йорт адресында урнашкан “Бикмөхәммәтов йорты” 1854 елда 3нче гильдия сәүдәгәре  Мифтахетдин Әбдрәшитов тарафыннан төзелгән булуы фаразлана. Ул баштан агач, аннан ташка алыштырылып яисә кирпечтән ике катлы итеп XIX гасырның икенче яртысында титуллы киңәшче Рәхмәтулла Курамшевич Еникеев тарафыннан төзелгән. Билгеле булганча, XX гасыр башында йорт биләмәләре шәрәфле гражданка Бибизөһрә Абдулкәрим кызы Апанаевага һәм Казан мещаннары - Абдрәхим балалары Мөхәммәтгали, Габделшәкүр, Бибигазизә,  Абдулрәүф Апанаевлар  милкенә күчкән.   Октябрь революциясеннән соң йортны  галантерея тауарлары белән сәүдә итүче  Абдрахман Фәхретдин улы Үтәгановка саталар. 2003 елда йорт тузган торак программасына кертелә. Аның яңа хуҗасы -  “Эфир”  телекомпаниясе генераль директоры, хәзер директорлар советы рәисе Андрей Григорьев. Ул йортны сүтеп, аның урынына  5 катлы кунакханә төзергә ниятләгән була. Әмма элек мәдәни мирас объекты булудан туктаган бина  2005 елда дәүләт сакланышына куелгач, “Эфир” хуҗасы аны яңа хуҗасына — Локшинга сата.   2011 елда исә бина янгын аркасында тулаем үз йөзен югалта (ул вакытта милек хуҗасыннан  прокурор тәэсире чаралары күрелүгә кармастан, символик  штраф кына алына). Объектның хәзерге хуҗасы – Татарстан һәм Казан буенча рестораторлар һәм  отельерлар ассоциациясе идарә рәисе  Зөфәр Гаязов йортның тарихи йөзен кайтарырга әзер. Бинаның татар утары комплексына керүе дә куанычлы.   Фәридә Зәбирова билгеләп үткәнчә,  Бикмөхәммәтов йорты белән янәшә мәдәни мирас объектлары шактый.  Алар - Мәрҗани мәчете, Апанаевлар йорты, “Вәли бай” Вәлиулла Гыйззәтуллина йорт-утары (1823елгы). Бинаны төзекләндергәндә аның Ш. Мәрҗани урамы буйлап, йөзе Иске Татар бистәсен формалаштыручы булып, Кабан күле ярлары буйлап урнашуы, подвалы белән ике катлы йортның п-формасын югалтавы, гомумән, барлык тарихи конфигурация, габаритлары, хәтта түбәсе шул вакыттагы сыман калай белән ябылуы, су агу торбалары сакланачак.   Проект эшендә Мәскәүдән Россия Мәдәният министрлыгының реставрация буенча дәүләт эксперты Наталья Троскина (Мәскәү Кремлендә Кремль сараен реставрацияләү проектында эксперт була – ред. иск.) катнашачак. Фәридә Зәбирова проектны җәмәгать тыңлауларына тәкъдим иткәндә игътибарны йорт аталышы төрле чыганак һәм документларда төрлечә булуын, шул ук вакытта берсенең дә реестрдагы белән туры килмәвенә юнәлтә. Бина Үтәгәновлар йорты дип тә, Апанаевларныкы дип тә, Еникеевларныкы дип тә күрсәтелгән. Реставраторлар Ш. Мәрҗани урамындагы барлык юкка чыккан йортларны   (Ш. Мәрҗани , 10, 12, 14/1 и 14/2), шул исәптән тарихи документлар нигезендә билгеле булган капканы да торгызмакчылар.   “Утар проектын  Аитов (Рамил Аитов, проект архитекторы, Татарстанның атказанган архитекторы һәм Россия  архитекторлар берлеге әгъзасы – ред. иск.) эшләде, без инде безнең Президент (Рөстәм Миңнеханов - ред. иск.) комиссиясен уздык һәм протокол алдык. Безнең бөтен документлар пакеты бар, алар безгә йорттагы ир-атлар ягындагы типик рус классицизмы төсмерләре һәм хатын-кыз ягында – татар гаиләсе яшәеше традицион чагылышы кушылмасын тарихи чынбарлыкта торгызырга мөмкинлек бирә. Бу Казан татарларының шәһәр утары бик ачык морфотибы”, - дип сөйләде Фәридә Зәбирова. Аның сүзләренчә,  2018 елгы футбол буенча дөнья  чемпионатына бина торгызылып, VIP-шәхесләр өчен ресторан итеп кулланырлык хәлгә китереләчәк. Шул ук вакытта Иске Татар бистәсендә экскурсиядә йөргәндә Владимир Путинны татар сәүдәгәрләре традициясендә кабул итәрлек дәрәҗәдә эшләнәчәк.   Сорау: “Ни өчен без  экспертларга "чит ил кешеләрен" алабыз? Аларның  нинди  экспертиза үткәрә алуы мөмкин – бу бит аларның ватаны түгел, алар бу хакта ни белә?” Җыелышта Татарстанның атказанган архитекторы, Казанның генераль план эшләнмәләре үзәге проектларының баш архитекторы Сергей Саначин, катгый ризасызлык белән, берәү дә көтмәгәндә утырышта катнашучыларга Бикмөхәммәтов йорты буенча үзенең тарихи-архитектура табышларын тәкъдим итте. Эскиз гаҗәпләнү тудырды – сызымнарда матуррак һәм уйланылган бина сурәтләнгән иде. Шуның өстенә, Саначин мәгълүматлары буенча, йортның автор-архитекторы Петр Жуковский да, Петр Романов та түгел, ә Фома Петонди. “Йорт бик матур, билгеле. Бик ошады”, - дип тәэсирләре белән бүлеште Бөтеноссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау Татарстан төбәк бүлеге утырышы рәисе Фәридә Зәбирова. Бикмөхәммәтов йорты  проекты авторлыгы турында шактый озак һәм кызу бәхәсләрдән соң да утырышта катнашучылар бердәм фикергә килә алмады.   Сергей Саначин үзенең презентациясен төреп, Фәридә Зәбированың материалларын эшләүче төркемгә тәкъдим итү гозеренә: “Сезнең Мәскәү экспертлары бит, нигә мин нәрсәдер бирергә тиеш? Соңрак очрашырбыз, күрсәтермен”, - дип белдерде. Әмма Сергей Саначин  аттестацияләнгән эксперт булмаганлыктан, тарихи объектлар дәүләт экспертизасында үзе катнаша алмый. “Миндә тәкъдим бар: тарихларын ачыкларга кирәк булган объектлар буенча махсус төркем төзергә кирәк һәм аны Сергей Павлович (Саначин – ред. иск.) җитәкләсен. Без җәмгыятьтән шундый тәкъдим белән чыгабыз, тора-бара, бәлкем, Мәдәният министрлыгы аны үз бюджетына кертер. Бу беренче объект булыр”, – диде  архитектор-реставратор, шул ук вакытта Иске Татар бистәсендә Кәвешче йорты реставрациясе авторы Ләлә Сәйфуллина. Идея хупланды. Бикмөхәммәтов йортын торгызу проекты буенча яңа экспертиза үткәрү һәм объект исемен һәм вакытын ачыклау буенча карар кабул иттеләр. “Тагын бер нәрсә, биналарның кайсыдыр вакытка кадәр генә килеп җиткән төсмере нигез итеп алына. Шулай итеп, тарихи проект буенча Дротаевский йортларын искиткеч фигуралар бизәргә тиеш иде, ә анда тәкыялар ясап куйдылар”, - дип шәрехләде Фәридә Зәбирова.
Оксана Романова, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев