Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәрҗани мәчетендә татар мәдәниятенә һәм Ислам диненә багышланган музей ачылачак

Бу яңалыкны “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәрҗани мәчетенең имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов әйтте. “Без җомга вәгазьләрендә халыктан музей экспонаты булырдай иске, үзләренә кирәкмәгән әсбаплар сорый башладык. Беренче экспонатларны китерүчеләр дә табылды. Кеше нигездә комганнар, дини китаплар китерә”, - дип сөйләде Әнсар хәзрәт Мифтяхов. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!”, дигән әйтем бар. Татар чиккән сөлгеләр, өстәл япмаларын еш кулланган. Шәлләрне дә инде авыл җирлегендә генә кулланалар. Без татар халкының һәм динебезнең башлангыч чорын чагылдырган музей ачарга телибез”. Татар халкының мәдәниятен, динен чагылдырудан тыш музей ачуның тагын бер отышлы ягы – туристларны җәлеп итү. “Мәрҗани мәчете Казанның туризм үзәкләренең берсенә әйләнде. Без Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туристларга татар халкының тарихи әсбапларын бүгенге көндә дә саклануын күрсәтәсебез килә”, - диде хәзрәт. Мәрҗани мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов сүзләренчә, музейның ачылыш тантанасы әлегә билгеле түгел: “Музейга экспонатлар җыя башладык, әмма аның әле ачылу көне билгеле түгел. Музей турында әле күбесе белеп бетерми, шуңа әйберләр аз килә. Безнең кече музей бар, әмма яңасын мәчет янындагы башка бер бинада ачарга теләгән идек. Башка бинада булгач, әйберләр күбрәк кирәк, шуңа без ачылыш тантанасын бераз кичектереп торырга уйладык”, - диде ул.    
Алмаз Шиһабетдинов, Татар информ
Фото: Яндекс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев