Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Менделеевскиның "Юность" район мәдәният йортында шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узды

Анда төрле елларда музейда хезмәт куйганнар, тирә-якны өйрәнүчеләр, район халкы мирасын туплау һәм аны буыннан-буынга җиткерүдә лаеклы өлеш керткән менделеевлылар катнашты. Бу хакта "Менделеевск яңалыклары" яза.

“Чын күңелдән” тапшыруы форматында мул табынлы өстәл янында оештырылган чара музейны ачуда, коллекцияләр җыюда, күргәзмәләр оештыруда, фәнни-тикшеренү эшләре алып баруда намуслы хезмәт куйганнар турында якты истәлекләргә бай булды. Чирек гасыр дәвамында музейның шәһәр һәм район тормышының тарихи һәм рухи үзәге булуы, яшь буында туган як тарихына мәхәббәт тәрбияләве ассызыкланды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән сәламләп, музей эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертүчеләргә, аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, коллективка киләчәктә уңышлар теләде.

Кичә дәвамында музейны ачуда башлап йөргән һәм аның үсеше өчен фидакарь хезмәт куйган беренче директор, күпкырлы талант иясе, чиксез эрудицияле Виктор Соловьев исеме тирән хөрмәт белән искә алынды.

"Виктор Николаевичның мирасы – ныклы тарихи нигез, иҗади һәм фәнни элемтәләр, кызыклы күргәзмәләр, онытылмаслык кичәләр, әдәби һәм туган якны өйрәнү премияләре, бу музей эшенең алтын чорына мәңгелек хәтер", – дип билгеләде алып баручы Виктор Никифоров.

Күренекле якташыбызның тормыш иптәше Тамара Александровна Виктор Николаевичның үз эшен яратуын, бу өлкәдә армый талмый эшләвен билгеләде: "Виктор туган як тарихы, андагы кешеләр, аларның эшләре, изге гамәлләре турындагы мәгълүматларны, экспонатларны бөртекләп җыйды. Ул эше буенча күп кешеләр белән аралашты, алар арасында рәсәйлеләр генә түгел, чит ил гражданнары да бар".

Музей фондына бүләкләр бирү белән котлауларны мәдәният Идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, “Юность” мәдәният йорты директоры Лилия Галиева, мәгариф Идарәсе начальнигы Дмитрий Сапожников, район вераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Людмила Красноперова, Татмедиа филиалының “Менделеевск” мәгълүмат үзәге директоры Джулия Искәндәрова, ашыгыч ярдәм сырхауханәсе хезмәткәре Ольга Фадеева һ.б.лар дәвам итте.

Музей директоры Елена Мещерякова коллектив эшчәнлегенә даими ярдәмнәре, үзара хезмәттәшлек һәм фондны баетуда зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде һәм Константин Макаров, Тамара Соловьева, Екатерина Шиһапова, Лилия Галиева һәм башкаларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чара барышында элек музейда беренчеләрдән булып эшләүче Вера Гусева, Лариса Колупаева, РСФСРның атказанган укытучысы, 1 нче мәктәп музее җитәкчесе Валентина Верёвкина, туган якны өйрәнүче, педагогик хезмәт ветераны Иосиф Камашев, архив бүлеге ветераны Илгизәр Тимергалиева, архив бүлеге мөдире Наталья Харитонова һәм башкалар истәлекләре белән уртаклаштылар.

"Музей коллекциясен тулыландыруда Россия киносы елы уңаеннан кино челтәре ветераннары Владимир Горшков, Галина Сивелькина, Геннадий Мальгин, Георгиевский – Глущенко гаиләләре район кинофикациясе тарихы буенча күргәзмә оештыруда бәһасыз ярдәм күрсәттеләр. Музейга экспонатлар бүләк итүчеләр арасында район башлыгы Валерий Чершинцев, хезмәт ветераннары Нэлли Некрасова, Муллаян Әхмәтгәрәев һәм башкалар бар, – дип билгеләде Елена Мещерякова. – 25 ел дәвамында музей күп гасырлык мирасыбызны саклап, халыкка кайтаруда игелекле эшләр башкара. Бу юбилей коллективка икенче сулыш биреп киләчәктә иҗат эшләре өчен чираттагы стимул бирәчәк".

Чараны район сәнгать осталары Виктор Никифоров, Михаил Харитонов һәм Григорий Галкин җырлары бизәде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев