Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Менделеевскига күчеп кайткан фин татары: “Тормышымны Татарстаннан аерып карап булмый"

25 яшьлек фин татары Әмир Вафин ата-бабаларыннан күчкән сәүдәгәрлек сәләтен Татарстанда файдалана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты Әмир үзе сөйләде. Егет Финляндия башкаласы Хельсинкида туып үскән. “Мин – Финляндиядә туган дүртенче буын татар. Милләттәшләребез бу илгә революциядән соң, узган гасырның 20нче елларында, күпләп күчкән. Тамырларым – Түбән Новгород өлкәсенең Сергач якларыннан. Миндә мишәр каны ага”,– диде ул, горурлыгын яшермичә. Әмир татарларның элек-электән сәүдә эшенә хирыс булуын билгеләп, аларның Финляндиягә күчү тарихын чагылдырган риваятьне дә сөйләп үтте. “Ике татар абзые сәүдә эшләре буенча поездга утырып Санкт-Петербургка киткән. Әмма, йоклап калу сәбәпле, алар Питерда түгел, Хельсинкида уянган. Ике атна шунда сату белән шөгыльләнгәннән соң, туган якларына – Түбән Новгород якларындагы татар авылына кайтып, башкаларны да Финляндиягә китәргә әйдәгәннәр”, – дип бәян итте ул. Әмир Вафин Бөтендөнья татар яшьләре форумында 17 яшеннән бирле катнашуын әйтте. Егет КФУның филология факультетында бер ел белем алырга да өлгергән. Анда ул рус телен өйрәнгән, татар телен камилләштергән. “Ул чакта Финляндиядә дә укуым бар иде. Аннан бер елга тәнәфес алып, Казанга килдем. Татарстан башкаласында бик күп татарлар белән таныштым, дуслаштым”, – диде Әмир. Былтыр сентябрь аеннан ул Татарстанның Менделеевск шәһәрендә яши. Андагы аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерә тоган “Аммоний” заводында хезмәт куя. Бу эш урынында үзен сынап карарга аңа университеттан тәкъдим иткәннәр. Тәҗрибә туплау мөмкинлеген, Татарстанда дусларының күп булуын исәпкә алып, Әмир ризалашкан. Ул заводта җитештерелгән продукцияне Европа илләренә, Америкага сату белән шөгыльләнә. Шул рәвешле, ата-бабаларыннан күчкән сәүдәгәрлек сәләтен Татарстанда файдалана. Егет эшенең үзенә бик ошавын, заводтагы һәр көннең үзенчәлекле булуын әйтте. “Рус телен дә камилләштереп өлгердем, чөнки компаниядә барлык эшләр дә русча алып барыла. Миңа күпләр татар дөньясында Хельсинкидан Менделеевскига күчеп кайтканнар бик сирәк дип әйтә. Чыннан да, кемгәдер бу билгеле бер дәрәҗәдә кызык тоеладыр. Әмма минем өчен бу – гадәти хәл. Хәзер тормышымны Татарстан, Казаннан аерып карау мөмкин түгел. Кабат Финляндиягә кайтып китсәм дә, бу якларга эзне суытырга җыенмыйм”, – дип, Әмир киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев