Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Менделеевск районында яшәүчеләрне кызыклы мәдәни чаралар көтә

Менделеевск районының бу атнага мәдәни чаралар программасы тәкъдим ителде.

“Менделеевские новости” газетасында күрсәтелгәнчә, иртәгә, ягъни 1 ноябрь көнне сәгать 11дә С.Гассар исемендәге мәдәният йортында урнашкан Менделеевскиның халыклар дуслыгы йортында “Җыр моңнары” I районкүләм татар җыры конкурс-фестивале була. Татар җыр сәнгатен үстерүне, татар җырларын иң шәп башкаручыларны ачыклауны максат иткән әлеге чара үзешчән сәнгать осталары өчен махсус оештырылган.

Иртәгә кичке 6да районның Сетяков авыл клубы үзенең клуб сезонын рәсми ача.

2 ноябрьдә исә сәгать 11дә балалар сәнгать мәктәбендә эстетика бүлегендә укучылар “Ура, каникуллар!” дигән концерт куя. Кичке 6да Бизәкә авылы мәдәният йорты да клуб сезонын башлап җибәрә. Кичке 7дә С.Гассар исемендәге мәдәният йортында легендар “Песняры” ансамбленың элеккеге солистлары һәм музыкантлары чыгыш ясый, 3 ноябрьдә кичке 4тә Халыклар бердәмлеге көненә концерт була. Шулай ук пәнҗешәмбе кичке 4тән төнге 10га кадәр Туган якны өйрәнү музеена “Сәнгать төне”нә чакыралар. Анда “Бондюжский характер" фильмы, диапроекторда мультфильмнар, балалар сәнгать мәктәбенең театр түгәрәге “Үзеңнең талантыңны ач” дигән исемдә осталык дәресе күрсәтелә, иске китаплардан торган буккроссинг куела. Бу кичне сәгать 7дә Ижевск авыл мәдәният йорты “Өй тулы кунак” – “Полна горница гостей” концерты белән клуб сезонын башлый.

Җомга, 4 ноябрьдә кичке 7дә, С.Гассар исемендәге мәдәният йорты мәктәп балалары өчен дискотека уздыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев