Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Менделеев районында КФУ доценты А.Х. Мәхмүтованың "Бәзәкәм – туган бишегем" китабын тәкъдир итү кичәсе узды (фото)

Автор турында

Альта Хаҗиевна 1937 елның 9 июнендә Бәзәкәдә туган. 1965 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1971 елда тарих фәннәре кандидаты диссертациясен яклый. Доцент, гуманитар фәннәр өлкәсендә Татарстан Республикасының Ш.Мәрҗәни исемендәге Фәннәр академиясе премиясе лауреаты.

Китап турында

– Материаллар туплауга өч ел вакыт китте, – дип бүлеште Альта Хаҗиевна. – Тиражны чыгаруга – өч ай. 500 данә татар телендә бастырылды, 2-3 айдан русча варианты әзер булачак. Китап 33 бүлектән тора. Кушымталарда рәсми документлар, кулланылган әдәбият исемлеге белән танышырга була. Төсле кушымтада якташларыбызның фотолары урнаштырылган. Уникаль тарихи җыентыкның битләрен актарганда, авторның гаять күләмле һәм җентекле хезмәте турында тыйнак кына әйтми калуын аңлыйсың: китапны язганда Альта Мәхмүтовага Татарстан, Башкортстан, Киров өлкәсе архивларына, башка компетентлы учреждениеләргә мөрәҗәгать итәргә, йөзләгән кешеләр белән очрашырга, бөртекләп, зур картинаның пазллары кебек, авылның бай тарихын торгызырга туры килә. – Мин Оренбургның гражданлык палатасында тап булган иң борынгы докумен – “7025 елгы грамота”, – дип дәвам итә А.Мәхмүтова, – Әгәр елын юлиан календарена әйләндерсәң, димәк – 1517 нче. Моны авылның оешу елы дип исәпләргә тулы нигез бар, быел Бәзәкә 500 еллыгын билгеләячәк!

Бүләкләү

Җирлекнең башкарма комитеты депутатлар советы карары белән Альта Мәхмүтовага “Бәзәкә авылының мактаулы кешесе” дигән исем бирелде. Грамота һәм медальне җирлек башлыгы Ринат Мөхәммәтҗанов тапшырды. – Зурлавыгыз өчен рәхмәт, – диде Альта Хаҗиевна. – Авылдан 11 яшемдә китсәм дә, ел саен кече ватаныма кайтам, әти-әниемнең каберләрендә булам һәм горурланып әйтә алам: мин – бу җирнең бер кисәкчеге, үз халкымның кызы.

Төп вакыйга

Алып баручылар Гөлшат Хуҗаәхмәтова һәм Фәрит Башаров тамашачыны борынгылыктан алып безнең көннәргә кадәр вакыт призмасы аша үткәрделәр. Алар якташыбызның китабы буенча елъязманың данлы битләрен укыган вакытта үзешчән артистлар хикәяне музыкаль композицияләр, сәхнә күренешләре белән озата бардылар. Җыелганнарның күз алдыннан, безнең тарихны онытырга хакыбыз юклыгын искәртеп, авылның оешуы, сугышлар, зур ачлык, репрессияләр, коллективлаштыру, совет вакыты, безнең көннәр чорлары узды.

Кунаклар һәм фикерләр

Зур вакыйга шатлыгын уртаклашырга Татар конгрессы, муниципалитет вәкилләре, авторның фикердәшләре, туганнары һәм якыннары, республиканың төрле шәһәрләрендә яшәүче күренекле якташлар килде.

Дамир Исхаков, профессор, тарих фәннәре докторы:

– Россиядә дүрт меңнән артык татар авылы бар, без аларның һәркайсының тарихын язуны планлаштырабыз. Сез инде бәхетлеләр – китап дөнья күрде, авторы – сезнең якташыгыз. Альта Хаҗиевнаны күптән беләм: гадел, җаваплы һәм укымышлы. Шуңа да аның җыентыкны төзүгә җентекле якын килүе гаҗәп түгел. Нәтиҗә без көткәннән дә яхшырак булды. Лилия Галиева, Татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе: – Авторга рәхмәт сүзләрен түбәнчелек белән баш иеп һәм тирән хөрмәт белән җиткерәм. Бәзәкә – бай тарихы һәм хезмәт сөючән кешеләре булган уникаль авыл. Сез тарихны да, кешеләрне дә мәңгеләштердегез! Шәргыя Ибәтуллина, хезмәт һәм тыл ветераны: – Хәтер безгә – исәннәргә, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбызга кирәк. Альта Мәхмүтованың җыентыгы бәзәкәлеләрнең күбесе өчен өстәл китабы булачак, анда аларның туганнарының һәм якыннарының исемнәре телгә алынган. Рәмзия Мөхетдинова, педагогик хезмәт ветераны: – Мин озак еллар үземдә татар хатын-кызларының баш киеме элементы калфакны сакладым. Аңа йөз ел һәм ул Альта Хаҗиевнаның әнисенеке булган дигән версия бар. Реликвияне гаиләгә кайтарыр вакыт җитте. А.Мәхмүтова калфакны хәтерләвен әйтте, Рәмзия Гәрәевнага сюрпризы өчен рәхмәт белдерде. Лилия Мөнирова, “Чаллы ТВ” ТРК белгече: – Фотолар арасында әбием белән бабамны таптым, шунда ук күңелне хатирәләр биләп алды... Бүген күпләр чарадан соң тарихка чумарлар дип уйлыйм. Фойеда китапны сату оештырылды, теләүчеләргә А.Мәхмүтова автограф бүләк итте. [gallery link="file" ids="18876,18877,18878,18879,18880,18881,18882,18883,18885,18886,18888,18889"]  

Рәхилә Мирзаянова

Чыганак: http://mendeleevskyi.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев