Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәктәптә татар теле дәресләрен кыскарту югары уку йортларына йогынты ясый - профессор

Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарту югары уку йортларына да йогынты ясый. Бу хакта КФУ профессоры Фираз Харисов “Татар-информ”га биргән интервьюсында хәбәр итте. “Масштаблы үзгәртү процессы булды һәм әле булачак. Соңгы вакытта барган процесслар безнең файдага түгел. Диссертация яклау гына түгел, әле абитуриентлар җыю проблемасы бар. Мәсьәлә кискенләшә. Галимнәрнең фәнгә омтылуы кимүе алга таба фәннең тоткарлыгына китерәчәк. Акыллы кызлар-егетләребез юк түгел, ләкин ул филология кандидаты булгач, кайда эшли ала? Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарту үзеннән-үзе югары уку йортларына йогынты ясый. Университетлар кушылганчы, алты кафедра бар иде. Менә биш ел эчендә бер кафедрага калдык”, - диде ул. Профессор ана телен укыту мәсьәләсенә карата да үз фикерләрен әйтте. Аның сүзләренчә, шушы өлкәдә гомер буе эшләп килгән кешеләргә моны күзәтү бик кызганыч. “Ә нәрсә эшли алабыз? Флаг күтәреп урамга чыгаргамы? Безнең студентлар Дәүләт Советы каршына чыгып карады бит инде. Нәрсә булды алар белән? Балалар бик кызганыч. Гомуми сәясәт бу. Телевизордан чыгышларда да әйтеп карыйм, мәкаләләр дә язам – тик тормыйбыз без дә. Сез уйлап карагыз, Россиядә 170 милләт, шуларның берсе генә тулы хокуклы. Мәктәп планнары ике өлештән тора. 169 тел факультатив өлешкә кергән булып чыга. Татар телен дәүләт теле итеп өйрәнү турында сүз дә юк. Нәтиҗәдә, кирәген тапмыйча, утыз процент ата-ана “балама татар теле кирәкми” дип татар теленнән баш тартып кул куйды. Безгә - шушы өлкәдә гомер буе эшләп килгән кешеләргә - моны күзәтү бик кызганыч. Укытучылар егерме-утыз ел татар әдәбиятын укыткан, методик программалар булдырган, хәзер ул башка фәнгә күчәргә мәҗбүр, чөнки аны кыскартканнар. Уйлап карагыз шушыны. Бу бит коточкыч трагедия. Татар журналистикасы да беткән! Уйлап карагыз, җиде миллионга җиткән халыкның башкаласында, Россиянең төп ВУЗларының берсендә татар журналистларын әзерләүдән туктаганнар. Мәскәү әйтми аны, безнең урыннардагы кайбер милләттәшләр эше бу”, - диде ул үзенең чыгышында.

Татар-информ

Авторлар: Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова

Фото: kpfu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев