Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәктәп укытучыларының кәгазь эше кимерме?

РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп укытучылары бары тик өч документ кына тутырырга тиеш булачак, дип вәгъдә биргән. Алар - сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырачаклар. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"Программа, электрон журнал һәм өченчесе – көндәлекнең электрон журналга керүче бите. Бетте. Болар хакында барлык күрсәтмәләр бирелер. Башка нәрсәләр тутыруда сезне беркем дә мәҗбүр итә алмаячак", - дигән Васильева Чувашстанда Бөтенроссия авыл укытучыларының сишәмбе көнне узган съездында.

Электрон сыйныф журналлары соңгы елларда мәктәпләрдә гадәти “кәгазь”ләре белән беррәттән кертелгән иде, хәзерге вакытта еш кына аларның икесе дә тутырыла.

Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрнең  журналлары электрон вариантынка күчеп баруларын һәм басмаларының тарихта калачагын белдерделәр.

Укытучының артык “кәгазь” эше башкаруы турында премьер Дмитрий Медведевка да җиткергән булганнар. Июнь ахырында "Бердәм Россия" съездында ул педагогларны "отчет коллыгыннан" коткарырга кирәк, дип белдергән. Министрлар кабинеты рәисе сүзләренчә, укытучыларның  70 проценты мәгариф министрлыгына карамаган отчетлар белән шөгыльләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X