Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз" - ТР мәгариф һәм фән министры

“Мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз. Нәтиҗәдә сезнең балалар зыян күрә ала”. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әти-әниләргә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.

“Мәктәп укучылары, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче сабыйларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итәсем килә: мәктәп директорларына һәм балалар бакчалары мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз! Бу дөрес түгел. Алардан беркем дә таләп итми, мин министр буларак үземнем хезмәткәрләрдән таләм итмим, РОНО җитәкчеләре таләп итми, киресенчә, без тыябыз. Сез моны белергә тиешсез. Акча җыю – мәгариф оешмаларының кайбер җитәкчеләрнең намуссыз эш күрсәткече. Проблемалар ата-аналар хисабына хәл ителергә тиеш түгел. Булган мәсьәләләрне хәл итү өчен бездә бюджеттан акча бүлеп бирелә. Бергәләп бу бәлага каршы торыйк!”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.

“Әгәр дә без бергә: әти-әниләр, министрлык, хакимиятнең муниципаль органнары бу проблеманы чишүгә алынмасак, без аны җиңә алмабыз”, - дип өстәде министр.

ТР Мәгариф һәм фән министры шулай ук соңгы елларда белем бирү оешмаларда күп кенә проблемалар хәл ителүен әйтте. Аерым алганда, балалар бакчаларына электрон чиратка кую, дәреслекләр белән тәэмин ителеше һәм башка мәсьәләләр җайга салынды.

«Эш дәфтәрләре белән сораулар бар, ләкин без аларны бюджет хисабына алырга тиеш түгел. Капиталь ремонт, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү мәсьәләләре ачык. Ләкин Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” дигән матур акция бар, алдагы елларда тәмамлаучылар үзләре укыган мәктәпкә булыша ала”, - диде ул.

Мәгариф учрежденияләрен саклауга килгәндә исә, министр моның өчен шәхси оешмаларны җәлеп итү мәҗбүри түгел, дип аңлатты. “Мәгариф оешмаларын саклауда башка ысыллар да бар, моны мәгариф оешмалары директорлары белә. Бу максатларга акчаны ничек кулланырга регламент, механизмнар бар һәм монда закон бозулар булырга тиеш түгел. Дөрес, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү безнең беренчел бурыч”, - дип белдерде министр.

Энгель Фәттахов ата-аналарны акча җыюга мәҗбүр итсәләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Кайнар линия телефоны - (832) 237 74 94

Электрон почта: Nadzor.Departament@tatar.ru

«ВКонтакте» социаль челтәрендә Департамент адресы: vk.com.obrnadzor.tatarstan.ru.

«Мондый фактлар булса, министрлыкка хәбәр итегез. Без чараларын күрербез”, - дип нәтиҗә ясады ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев