Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәктәп белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне регламентка кертергә кирәк" - Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева

Кыска вакытта мәктәп белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне регламентка кертергә кирәк дип белдергән Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева төбәк министрлары катнашындагы Бөтенроссия киңәшмәсендә. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

"Без кыска вакытта һәр оешмага мәктәп белән ата-аналар мөнәсәбәтләре регламентын кертергә тиеш. Аның өчен безнең хокукый нормалар, хокукый нигезләр бар", - дигән министр.

"Бу регламентта ата-аналар һәм гаилә мәктәпкә, ә мәктәп гаиләгә белдергән таләпләр төгәл язылырга тиеш,"- дип ачыклык керткән ул.

"Һәр ата-ана, һәр укучы укытучы эше ул хезмәт күрсәтү булмавын аңларга тиеш", - дип өстәгән ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев