Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәҗбүри медицина иминияте программасында эшләүче шәхси клиникаларны сайлау тәртибе үзгәрә

Мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча дәүләт йөкләмәләре күләмен билгеләү процедурасы яңадан каралачак. Бүген иртән Казанда Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек советы проект төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителде, дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов.

Очрашуда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин быел 56 шәхси медицина клиникасы 2,2 млрд сум ярдәм алган, шәхси клиникаларның мәҗбүри медицина иминияте программасында катнашу динамикасы ел саен арта дип билгеләп үтте.

"Безнең бурыч - процессның аңлаешлы кагыйдәләрен билгеләү. Шәхси клиникалардан тәкъдимнәр буенча идарә итү карарлары кабул итү дә аңлаешлы булырга тиеш", - диде министр.

Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова быелдан ук йөкләмә күләмен яңадан билгеләргә әзерлеген белдерде.

Тимур Ногманов ирешелгән килешүләрне шәрехләп, агымдагы ел ахырына кадәр критерийларны үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзер булачак дип белдерде. "Башлангыч карарлар кабул ителгән. Без мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча эшләүче шәхси клиникаларны сайлауда бердәм критерийлар эшләү турында килештек. Иң мөһиме - барлык катнашучылар өчен процесс ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш. Бу темадан ерак булган кеше дә яңа алымнар, нәтиҗәләр белән тиз таныша алу зарур. Мәҗбүри медицина иминияте фонды быел ук йөкләмә күләмен яңадан билгеләргә әзер булуын белдерде. Без агымдагы ел ахырына кадәр советның проект төркеме уртак тәкъдимнәрен әзерләргә планлаштырабыз, бу киләсе елдан барысы да үтә күренмәле схема буенча эшләсен өчен зарур", - дип ачыклык кертте бизнес-омбудсмен.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев