Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәхмүт Хәсәновның тууына 90 ел тулу уңаеннан Теләче төбәгендә әдәби-музыкаль кичә узган

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе  Мәхмүт Хәсәновның тууына 90 ел тулу уңаеннан Теләче төбәгендә «Аҗаганнар уйнаткан әдип» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Туган төбәгебезнең бай тарихын, аның горурланырлык язучыларын, шагыйрьләрен, данлыклы кешеләре, аларның әсәрләре белән яшь буынны таныштыру китапханәчеләрнең төп бурычлары. Шул уңайдан, 21 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында күренекле татар язучысы Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Мәхмүт Хәсәновның 90 еллык юбилеена багышлап “Аҗаганнар уйнаткан әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм шул ук исем астында әдәби-музыкаль  кичә үткәрелде. Кичәдә Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары, Теләче Үзәк китапханә китапханәчеләре катнашты. Чара барышында язучының  тормыш юлы, иҗаты тасфирланды, кичә матур җырлар – шигырьләр белән үрелеп барылды һәм презентация тәкъдим ителде. Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган»  романы буенча өзек сәхнәләштерелеп, тамачашы хозурына күрсәтелде. Әлеге әдәби-музыкаль кичә күңелләрдә матур бер хатирә булып сакланыр!
М.Хәсәновның әдәби иҗаты тематик колачы һәм актуаль яңгырашы белән 50-70нче еллардагы әдәби процессның үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. 1988 елда «Язгы аҗаган» романы өчен М.Хәсәновка Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев