Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" романы нигезендә төрки халыкларның уртак фильмы төшерелергә мөмкин

Татарстан “Мөһаҗирләр” әсәрен төрки халыкларның уртак тырышлыгы белән төшерергә тели. Татарстан кинематографистлары Төрки дөнья кино ассоциациясенең башкарма комитеты утырышында әлеге тәкъдим белән чыгачак. “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге мәгълүматны «Татаркино» оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова раслады. Төрки дөнья кино ассоциациясе рәисе, танылган төрекмән кинорежиссеры Хуҗаколый Нарлиев та әлеге идеягә югары бәя бирде. “Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр”е – тарихи әсәр. Аны экранлаштыру идеясе күптән “һавада оча”. Аны беренче тапкыр Илдар Матуров тәкъдим иткән иде. Аның сценарие әзер. Ул ун ел язылды. Безнең хәзер әлеге әсәрне тәкъдим итүнең реаль мөмкинлеге туды. Без аны шура утырышында копродукция буларак тәкъдим итәрбез дип уйлыйбыз. Чөнки анда татар халкы турында гына түгел, бөтен төрки халыклар багланышы турында сүз бара”, - диде Миләүшә Айтуганова. Мәгълүмат өчен. Казанда 21 – 25 март көннәрендә Халыкара төрки кино фестивале үтә. Кинофорум кысаларында тугандаш төрки республикаларның иң яхшы фильмнары тәкъдим ителәчәк. Фильмнар “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк. Кинофорум кысаларында Төрки дөнья кино ассоциациясенең башкарма комитеты утырышы узачак.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев