Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" романы буенча нәфис фильм төшерелергә мөмкин

Мәхмүт Галәү - кызганыч язмышлы кеше. Бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Разил Вәлиев Мәхмүт Галәүнең (чын исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукай дусты – Мәрҗән" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә ясаган чыгышында шулай дип билгеләп узды. Казанда Татарстан Милли музеенда үткәрелгән кичә Габдулла Тукайның әдәби музее тарафыннан оештырылган.

"Мәхмүт Галәү үз үлеме белән үлмәгән, атып үтерелгән, бу, әлбәттә, бик кызганыч. Аның туган телендә язылган кулъязмалары юкка чыгып сакланмавы белән дә кызганыч аның тормышы", - диде Разил Вәлиев.

Ул әле өченче көн генә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән телефоннан сөйләшү барышында Мәхмүт Галәү турында сүз кереп киткәнен әйтте. Минтимер Шәймиев бу теманы үзе күтәргән. "Әгәр Мәхмүт Галәү бөек язучы икән, ни өчен аны безнең республикада Фатих Әмирханны, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камалны белгән кебек белмиләр? Ни өчен ул шул дәрәҗәдә популяр түгел? Һәм ни өчен без аны пропагандаламыйбыз?" - дип белдергән Дәүләт Киңәшчесе.

"Минтимер Шәймиев "соңгы китабы кайчан чыкты" дип сорагач, миңа шул вакытта оят та булып китте. Чыннан да, романнарның күптән басылганы юк. Шуннан ул миннән "бүгенге көндә аларны яңадан бастырсак, халык укыр микән диде". Мин "нигә укымасыннар, ул тарихи роман жанрын башлап җибәргән кешеләрнең берсе, һәм ул романнар бүген актуаль яңгырый. Аларны яңадан бастырып чыгарсак, яхшы булыр иде. "Татмедиа", нәшрият җитәкчеләренә әйтсәгез, бу башкарырлык эш" дидем", - ди Разил Вәлиев һәм Минтимер Шәймиевнең моны хуплавын белдерде. Депутат әйтүенчә, Дәүләт Киңәшчесе шулай ук Мәхмүт Галәү мәктәп дәреслекләренә кертелгәнме, галимнәр аның белән кызыксынамы дип тә сорашкан.

Разил Вәлиев Габдулла Тукайның тууына юбилей елы зурлап үткәрелсә дә, Фатих Әмирхан, Салих Сәйдәшев, Мәхмүт Галәүләрнең юбилейлары зурлап уздырылмавын шәрехләп: "Ә алар бит безнең бөек язучыларыбыз. Ике-өч буын онытылып торган язучыны яңадан кире кайтару бик авыр. Мин киләчәктә Мәхмүт Галәүнең әсәрләре тулырак күләмдә басылып чыгар дип өметләнәм", - диде.

Разил Вәлиев узган елда Мәхмүт Галәүнең романнары буенча нәфис фильм төшерү турында мөрәҗәгать булганын әйтте. Депутат билгеләп үткәнчә, "Мөһаҗирләр" романы буенча фильм Төркия белән бергә төшерелсә, бик шәп булыр иде. Татарстанның шундый инициатива белән чыгачагын белдерде.

Разил Вәлиев Галәүнең язмышы Тукайныкы белән охшаш булуын шәрехләп узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев