"Мәхәббәт – пәйгамбәребез васыять иткән иң зур нигъмәтләрнең берсе" - Эльвира Мостафина

Гаилә терапевты Эльвира Мостафина татар гаиләсендә һәм туганнар арасындагы мөнәсәбәтләренең төзелешен тикшергән. Шуның нәтиҗәсендә табиб гаиләдә туган теләсә кайсы проблеманы милли җирлектән чыгып аңлату мөмкин дигән фикергә килгән. Бу хактагы күзәтүләре белән табиб "Безнең мирас" журналы битләрендә бүлешә.

“Татар гаиләсе төзелешендә гореф-гадәтләр яшерен рәвештә катнаша”

“Гаилә терапевтына эше барышында милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, аларны аңларга тырышырга туры килә, чөнки башкача ир белән хатынның табиб белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ирешеп булмый”, - дип яза Эльвира Мостафина.

Аның фикеренчә, татар гаиләләрендә бала тәрбиясе  Коръәнгә һәм шәригать кануннарына нигезләнә. Бу гаиләләрдә үскән балага ныклы тәрбия бирелә һәм еш кына бала җитлеккәч тә, нигездә, милли гореф-гадәтләрнең аның тормышында нинди әһәмиятле урын алып торганын белми яши.

“Берничә буынлы гаиләләр юкка чыга бара”

“Татарларның гаилә-туган мөнәсәбәтләре катлаулы үсеш юлын кичерде һәм хәзерге көндә зур гаиләләр юкка чыга бара. Кечкенә гаиләләр ясалу тенденциясе күзәтелә башлады”, - ди Эльвира Мостафина.

Аның күзәтүләренә караганда, гаилә гореф-гадәтләре нык булу сәбәпле, кайбер татарлар махсус өч буынлы (ред. бабай-әби, әти-әни һәм балалар) гаиләләр булып яшиләр. Татарстанда әти-әниләргә һәм гаиләдә иң өлкән кешеләргә карата культ яши: гаиләдә аеруча абруйлы кешеләр булып бабайлар һәм әбиләр санала. Ике буынлы гаиләләрдә исә балалар әби-бабаларыннан аерым тәрбияләнә. Аларда дини кыйммәтләргә карата күбесенчә битараф караш булса да, этник кыйммәтләргә, йолаларга, туган телгә катнашлык саклана. Татар телен өйрәнү милли мәдәният белән таныштыру белән бергә өлкән туганнар белән белән иркен аралашырга да җирлек бирә.

“Татар гаиләсендә хатын-кыз”

“Татар гаиләсе патриархаль принципларга нигезләнүен исәпкә алсак, хәзерге көндә дә хатын-кыз белән чагыштырганда гаилә башлыгының абруе бераз өстенлеклерәк икәне сизелә”, - ди Эльвира Мостафина.

Элек электән татар гаиләләрендә кызны бала чагыннан ук иренә юл куя белә торган, тыйнак итеп тәрбияләгәннәр. Иргә буйсыну “Аллаһка буйсыну белән бер” итеп кабул ителгән. Хатын-кызлар гаиләнең барлык әгъзаларын үзара бәйләп, мөнәсәбәтләрен җайлап торган.

Хатын-кызларның гаиләдә башкарган күптөрле вазифаларынанан тыш, аның көндәлек ризык пешерүе хәзер дә әһәмиятле. “Татар хатын-кызлары милли ашларны пешерергә бик ярата. Милли ризыклар белән бәйле рәвештә, татар халкында кунакчыллык та сакланып калган, чөнки мәҗлестә кешене сыйлаудан бигрәк, татар кешеләре өчен бу кунакка үзеңнең хөрмәтеңне күрсәтү ысулы. Гадәттә, Татарстанда кешеләр бер-берсе белән күрешкәннән соң ук эшлекле сөйләшүгә күчмиләр. Әңгәмә чәй белән өстәл артында бара, чөнки татарларда басып сөйләшү әдәпсезлек билгесе булып санала”, - дип, күзәтүләре белән бүлешә Эльвира Мостафина.

“Килен сайлау кануннары шул ук”

Элек өйләнешкәннән яшьләр, һичшиксез, кияү йортында яшәргә тиеш булганнар. Гаилә терапевты әйтүенчә, әлеге гадәт хәзер дә татар гаиләләрендә яшерен канун буларак сакланып калган.

“Элек яшьләр бары димләп кенә кушылганнар, чөнки гаилә үзенә килен кабул иткәндә, аның эшчәнлегенә, кызлыгына һәм тыйнаклыгына игътибар иткән, чөнки йортка килен төшкәннән соң кайнананың йортта барлык эшне эшләп йөрүе оят эш булып саналган. Хәзер дә булачак киленнәрне бәяләгәндә кызның тырыш һәм әдәпле булуына зур игътибар бирәләр, чөнки татар халкы гореф-гадәтләренең мөһим сыйфатларның берсе – олыларны һәм әби-бабаларны хөрмәт итә белү”, - ди Эльвира Мостафина.

Гаилә терапевты фикеренчә, хәзерге көндә дә яшьләр булачак ирләрен яисә хатыннарның сайлаганда әти-әниләренең сүләренә колак салалар. Гаилә гореф-гадәтләре үзендә йолаларны, карашларны, кагыйдәләрне һәм кыланышларны берләштерә дисәк, бер буын икенче буынга аларны тапшыра килә. “Балалар булачак хәләл җефетләрен сайлаганда башка кешедә, аңламастан, үз әти-әниләренең сыйфатларын эзләве шәхсән минем очракка да туры килә. Безнең гаиләдә әтинең абруе шул кадәр көчле булган, күрәсең. Мин беренче иремә кияүгә чыккач та, барлык таныш-белешләр аны минем әтинең улы дип уйлыйлыр иде. Соңрак сеңлемнең ире белән дә шул ук хәл булды”, - ди ул.

“Хөрмәт хисе – ул бер кешене башкалардан аеру ысулы”

“Татар гаиләләрендә балаларның олыларның сүзен бүлдерүе әдәпсезлек билгесе. Мөселманнарда кануннар хөрмәт итә белүгә нигезләнә: балаларның олыларга карата, хатынның иренә карата. Хөрмәт – ул татарларда башка кешенең сиңа әһәмиятле булуын билгеләү ысулы”, - ди Эльвира Мостафина.

Аның әйтүенә караганда, баш ия белү һәм үзеңне бәяләү бергә кушылып китә һәм иҗтимагый таләпләргә баш ию “вертикаль” принцип буенча хәрәкәт итә. Мөгаен, татар характерының кайбер үзенчәлекләре шушы сыйфатны чагылдырадыр. Татар гаиләсенең гадәти кыйммәтләре хәзерге җәгыятьнең таләпләренә яраклаша.

“Никахларда милләт мөһим роль уйный”

Хәзерге көндә татарлар арасында эндогам (бер этник төркем чикләрендә) никахлар таралган. “Никахның ныклыгында этнопсихологик һәм этономәдәни аспект иң әһәмиятле рольне уйный. Катнаш никахларда төрле этнос вәкилләре булган ир белән хатын арасында билгеле бер киеренкелекне сизми мөмкин түгел, әмма шул ук вакытта билгеле бер түземлек тә күзгә чалына”, - ди Эльвира Мостафина.

Кызганычка каршы, катнаш һәм эндогам никахлар мәсьәләсе хәзерге көндә тикшерелмәгән өлкәләрнең берсе, әмма үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып Эльвира Мостафина икенче иренең рус булуын һәм мөселман мәдәниятенә аңлап, түзем каравын искәртә. “Минем ирем (милләте буенча рус) 18 ел дәвамында барлык гаилә йолаларында да катнаша: Корбан-бәйрәменә, Ураза бәйрәменә, улымның җомга намазларына йөрүенә аңлап карый. Без дә, үз чиратыбызда, аңа “Пасха” бәйрәменә йомыркалар буяшырга булышабыз һ.б.”, - диде ул.

“Халык гореф-гадәтләре – ул безнең ата-бабаларыбыздан калган байлык һәм без нинди дин һәм гореф-гадәтләренә карасак та, Мәхәббәт – ул пәйгамбәребез васыять иткән иң зур нигъмәтләрнең берсе”, - дип саный Эльвира Мостафина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: