Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәгълүмат чараларында суицидлар яңача яктыртыла башлый

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) суицид очракларын массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуның яңа кагыйдәләрен әзерләде. Журналистларга үз-үзләренә кул салган кешеләрнең гамәлләре "җәмгыятьтәге тормыш шартлары начарлану"га җавап, батырлык яки романтика үрнәге буларак сурәтләмәскә тәкъдим ителә. Бу кагыйдәләр Роспотребнадзорның сайтында урнаштырылган. Ведомство журналистларга суицидтан килгән зыянны киметерлек кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. Үз-үзләренә кул салган кешеләр турындагы язмалар газеталарның беренче битендә, сайтларның баш битләрендә урын алырга тиеш түгел. Сайтларда суицид турындагы материалны биргәч, шушы темага мәкаләләр җыелмасы урнаштырылмаска тиеш. Ведомство журналистларны "мәгълүматне кискен, аяныч итеп бирмәскә һәм аның күләмен чикләргә чакыра, сенсация һәм артык хисләрдән тыеларга" чакыра. Суицидны "проблемаларны хәл итүнең дөрес юлы", "җәмгыятьнең тормыш шартлары начарлану" итеп күрсәтергә ярамый. Шулай ук кешенең бу адымын социаль, икътисади һәм мәдәни вакыйгаларга җавабы буларак сурәтләмәскә киңәш ителгән. Роспотребнадзор суицид кыюлык, батырлык яки романтика үрнәге буларак тәкъдим ителмәскә тиеш дип белдерә. Вафат булучының фотосурәтләрен яки үлем алдыннан язылган хатларын да бастырырга ярамый. Моннан тыш, суицид алымын һәм  аны тормышка ашыру чараларын җентекләп сурәтләү тыела. Ведомство үз-үзләренә кул салучылар турындагы язмаларны "Һәлакәт" бүлегендә урнаштырырга киңәш итә. Шулай ук кешеләрнең үз-үзләренә кул салудан баш тартулары турындагы язмалар бастырырга тәкъдим ителә. Массакүләм мәгълүмат чаралары укучыларга психологик ярдәм ресурслары турында хәбәр итеп, статистик мәгълүматларны да дөрес китерергә тиеш. Башисемнәрдә "үз-үзенә кул салган", "суицид" кебек сүзләрне кулланудан да тыелырга киңәш ителә. Роспотребнадзор белгечләре фикеренчә, бу киңәшләрне исәпкә алганда, суицид очраклары турында язудан бөтенләй баш тартмыйча гына да, килгән зыянны киметергә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев