Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мегион татарлары Ханты-Мансийскида Сабан туйларын башлап җибәргән

Ханты-Мансийск автоном округы - Югра өлкәсе шәһәрләрендә Сабан туе бәйрәмнәре башланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Беренче булып Мегион шәһәрендә Зөһрә Бикташева җитәкчелегендәге татар милли мәдәни үзәге Сабан туе бәйрәмен уздырган. "Һава торышлары салкын булуга карамастан мәйданга бар шәһәр халкы җыелды. Ә менә бүләкләү мәдәният йортында дәвам итте. Зөһрә ханым Бикташева үз халкына хезмәт иткән ул-кызларына истәлекле бүләкләр тапшырды", дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова. Көрәш батыры булып Излучинск шәһәре батыры Альберт Рәхмәтуллин танылган. Тәкәне, акчалата сертификатны аңа тапшырганнар. ХМАО-Югра төбәгендәге шәһәрләрдә 30 июньгә кадәр һәр шимбә, якшәмбе көннәрендә Сабан туйлары булачак.

Татар-информ Фото: tatar-congress.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев