Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәгариф системасының сыйфаты югары булса, рус телендәге БДИ куркыныч тоелмаячак" - Айдар Шәйхин

Кичә Казан (Идел буе) федераль университетының “Tataristica” үзәге тарафынан “Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар” темасына моназара оештырылды. Чарада катнашкан “Гыйлем” татар порталы мөхәррире Айдар Шәйхин социаль челтәрдә үз фикерләре белән уртаклаша. “Татарның үсеш стратегиясе – дискуссия өчен бик киң тема, әмма дискуссияләр мәйданчыгын башлап җибәрер өчен, миңа калса, менә дигән”, – ди Айдар Шәйхин. Дин өлкәсенә килгәндә, ул дини факторга таяну өчен, дин институтының көчле һәм тотрыклы булуы кирәк, дип әйтә. “Әйе, баналь һәм тапталган факт: дин җәмгыятьләрнең стабильлеге һәм интеграциядә булуы өчен хезмәт итә. Әмма бүген дин постсекуляр җәмгыятьнең актыккы һөҗүмнәрен кичерә, әле һаман яраларын ялаштыра. Ислам исә, безнең очракта "минималистик" Ислам һәм "милләтсез Ислам" арасында ничектер бөтерелергә дә мәҗбүр (Ислам үзе түгел, ә аның җәмгыятьтәге формасы). Бу очракта мин Рәфыйк абый (Рәфыйк Мөхәммәтшин – Т.И. искәрмәсе) белән тулысынча килешәм”, – дип яза. Айдар Шәйхин милли мәгариф өлкәсендә, аерым алганда Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә тапшырудан әллә ни хафаланырлык урын юк, дигән фикердә. “Мәгариф системасының сыйфаты югары булса, рус телендәге БДИ куркыныч тоелмаячак дип саныйм. Ахыр чиктә, бу бит нибары имтихан гына. Сораулар җыелмасы”, – ди ул. “Ачык структуралар һәм вак адымнар стратегиясе – бүгенгә иң нәтиҗәле алымнар. Тәбрис (Тәбрис Яруллин – Т. И. искәрмәсе) белән тулысынча килешәм. Бүген әкренләп туып килгән уңышлы инициативалар социологлар өчен зур табыш дип саныйм”, – дип яза “Гыйлем” порталы җитәкчесе. Гомумән алганда, Айдар Шәйхин тирән пессимизм өчен җитди сәбәпләр күрмәве турында әйтә. “Шәхсән мине дискуссия барышында пессимизмга һәм планшетта чокынырга мәҗбүр иткән нәрсә – күп фикерләрнең инде фәлән тапкыр кабатланган булуы, продуктив булмаган идеяләр һәм фикерләр, күп кенә зарларның актуальлеге югалу. Шул ук “Казанда сәләтле балалар өчен татарча мәктәп юк, аааа!” дигәнен алыйк – сабыр итегез инде, быел сентябрьдә ачалар. Фәүзия апа әйтмешли, без зинданнарны кичереп, исән калганбыз икән, бүгенге җәмгыятьтә дә исән калырга һәм үсәргә көч таба алырбыз. Монда инде Нияз Игъламовның фикерен теркәп куярга кирәк: һәркем үз бурычын, үз вазифасын тиешенчә башкарса (Мартин Лютер Кингның урам себерүчеләр турында әйткәннәрен дә искә төшерик)”, – дип билгеләп уза Айдар Шәйхин. Ул фикерен тәмамлап, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка, тел белгечләре, галимәләргә рәхмәтен җиткерә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев