Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәгариф системасында ана телендә белем бирүне оештыру үзен аклый торган гамәл" - Рәдиф Җамалетдинов

Әгәр дә без югары һөнәри белемне ана телендә бирә алабыз икән, димәк, киләчәктә татар телен куллану даирәсен тагы да киңәйтәбез дигән сүз. Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. “Әлбәттә, мәгариф системасында ана телендә белем бирүне оештыру үзен аклый торган гамәл. Мәгарифнең барлык баскычларында да татар телендә укытуның үзенең плюслары бар. Нәтиҗәлелек ягыннан караганда да үз эшен эшли. Без урта мәктәптә башлангыч сыйныфларда ук татар теленә игътибарны арттырырга, аннан соңгы баскычларда да ана телендә белем алу өчен шартлар, мөмкинлекләр тудырырга тиешбез. Әгәр дә без һөнәри белемне ана телендә бирә алабыз икән, димәк, киләчәктә татар телен куллану даирәсе артачак, чөнки диплом алып чыккан яшь белгеч татар телендә дә эшчәнлеген оештыра алачак дигән сүз”, - дип белдерде Рәдиф Җамалетдинов. Шулай да профессор татар телендә кайбер термин-төшенчәләрне аңлау кыенрак булуын инкарь итми. Бу нисбәттән ул терминнарны параллель рәвештә берничә телдә өйрәнү мәслихәт булуын әйтте. “Бу мәсьәләгә төрле яклап карарга мөмкин. Бер яктан караганда, үзенең ниндидер кыенлыклары бар. Ләкин, шул ук вакытта, бүгенге көндә шактый гына фәннәр буенча терминнар сүзлеге булдырылганын истән чыгармаска кирәк. Шулай да, 100 процент дәрәҗәдә барлык фәннәр буенча да сүзлекләр бар дип әйтеп булмый. Ләкин, ничек кенә булса да, бу юнәлештә бик күп эш башкарылды. Күптән түгел Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында яңа политехник терминнар сүзлеген тәкъдир итү булды. Киләчәктә дә бу эш, һичшиксез, дәвам итәргә тиеш”, - диде Рәдиф Җамалетдинов. Әңгәмәдәш республикада кадрлар Татарстан өчен генә әзерләнмәвен искәртте. “Без әзерләгән яшь белгечләр республикада гына түгел, аннан читтә дә эшләргә мөмкиннәр. Республикада эшләгән очракта да бертөрле генә бармый эш, шуңа күрә мин үзем кайсы гына телне алсак та, параллель рәвештә тагын рус, инглиз терминнарын бирү ягында. Рус телендә укыткан очракта, параллель рәвештә татар терминнарны бирелеп барылса, файда күбрәк булыр иде”, - дип саный Рәдиф Җамалетдинов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев