Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәгариф өлкәсендә бүген төп мәсьәлә – укытучылар әзерләү

Республиканың киләчәк язмышы – алар кулында. Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бүген Казанның 90 нчы номерлы гимназиядә узган парламент дәресендә шундый фикер җиткерде. “Дөресен әйтик, укытучылар әзерләү буенча бездә хаталар да булды. Элек педагогия институты бар иде. Хәзер ул Казан федераль университеты составында. Чаллыда да укытучылар әзерли торган югары уку йорты бар. Әмма бу өлкәдә чишеләсе мәсьәләләр җитәрлек. КФУның укытучылар әзерләвеннән без тулысынча канәгать түгел. Укучыларда, укытучыларга караганда, мәгълүмат күбрәк. Шул укучыларга туры килерлек укытучылар әзерләүне без әле тулысынча башкара алмадык”, – диде министр. Укучының мин республикада милли мәгариф буенча укытучы һөнәрен ала алачакмынмы дигән соравына ул: “Соңгы елда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында бу өлкәдә бик күп эшләр алып барыла. КФУда уңай якка үзгәрешләр бар. Шуңа күрә тулы ышаныч белән әйтә алам: милли мәгариф буенча укытучы һөнәрен республикада ала алачаксыз”, – дип җавап кайтарды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев