Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәгариф аркылы дөнья үзгәрә" - Рөстәм Миңнеханов

Мәгариф аркылы дөнья үзгәрә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Татарстан Республикасы мәгариф системасының милли һәм тәрбияви киңлекләре" темасына республика август киңәшмәсенең пленар утырышында билгеләп узды. Аның эшендә, шулай ук, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты. Мероприятия в рамках республиканского совещания работников образования и науки «Этнокультурный и воспитательный потенциал системы образования Республики Татарстан». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин Рөстәм Миңнеханов август киңәшмәсенең узган уку елына йомгак ясау өчен нәтиҗәле чара булуын билгеләп узды. Президент 2016 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Россия төбәкләренең инвестицион һәм инновацион үсеше рейтингында төп капиталга инвестицияләр саны буенча өченче, күрсәтелгән хезмәт, җитештерелгән продукция, төзелеш эшләре күләме буенча бишенче, авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерелгән продукция күләме буенча өченче урында булуын белдерде. Мероприятия в рамках республиканского совещания работников образования и науки «Этнокультурный и воспитательный потенциал системы образования Республики Татарстан». Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин "Мәгариф - республика үсешендә өстенлекле тармак. Мәгариф аркылы дөнья үзгәрә. Былтыр мәгариф системасын үстерүдә саллы эш башкарылды, республика мәктәпләрендә яңа урыннар булдыру буенча киңкүләм программа гамәлгә ашырыла. Быел 6 мәктәпне кулланышка кертәбез. Шулай ук балалар бакчалары төзелеше дәвам иттерелә, быел андый 7 яңа бина булачак. 2012 елдан 926 белем бирү оешмасы төзекләндерелгән, шул исәптән, 753 мәктәп, бу максатларга 15 млрд сум акча юнәлдерелгән. Без мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерүне дәвам иттерәбез. 2015 елдан муниципаль районнарга 227 мәктәп автобусы тапшырылган. Узган елдан башлап, укытучыларның компьютерларын яңартуга керештек. Мәгариф тармагының консолидацияле бюджеты чирек өлешкә артып, 80 млрд сум тәшкил итте", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм бу елга бюджетны формалаштыру барышында өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең, урта һөнәри белем бирү оешмалары мастерларының эш хакын арттыру исәпкә алынганын әйтте. Моннан тыш, 2018 елда балалар бакчаларын норматив финанслауны 1,5 млрд сумга, мәктәпләрнекен 800 млн сумга арттыру турында карар кабул ителгән. "Болар мәгариф сыйфатын арттыруга йөз тота", - диде Президент. m

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев