Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәдрәсәнең иң зур үзенчәлеге - татар теленә игътибар бирү" - Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры (видео)

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе декабрь аенда оешуының 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Мәдрәсәдә татар теленә зур игътибар бирелә һәм шәкертләр формадан йөри. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе мәдрәсәдәге тәртипләр белән танышты һәм уку йортының ни өчен форма кертелүе белән кызыксынды.

Биредә көндезге бүлектә барлыгы 18 шәкерт белем ала. Моннан тыш кичке һәм читтән торып уку бүлекләре бар. Шәкертләр тору урыны һәм бушлай ашау белән тәэмин ителгән. Көндезге бүлектә укучылар 5 ел дини белем алса, кичке һәм читтән торып укучылар 3 ел дәресләргә йөри.

Оешканнан алып мәдрәсә 2 меңнән артык шәкерткә дини белем биргән. Алар арасында Ханты-Манси автономия округы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Таһир Саматов, Мәскәү һәм Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов, Энгельс шәһәре җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рушан Сәйфетдинов, Мәскәү өлкәсенең Звенигород шәһәре мәчете имам-хатыйбы Якуб Вәлиуллин, Екатеринбург өлкәсе Югары Пышма бистәсе имам-хатыйбы Айрат Мөхәммәтҗанов һ.б. танылган дин әһелләре бар.

Мәдрәсәнең төп үзенчәлекләренең берсе — биредә барлык фәннәр дә татарча укытыла. Шулай ук мәдрәсә шәкертләре өчен бердәм форма кертелгән.

“Мәдрәсәдә форма шәкертне кысаларда тотар өчен кирәк”

Мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләп үткәнчә, мәдрәсә татар халкына хас булган үзенчәлекләрне истә тотып эшчәнлек алып барырга тырыша.

“Мәдрәсәнең иң зур үзенчәлеге — татар теленә игътибар бирүе. Безнең мәдрәсәдәге шәкертләр бер төсле формадан йөри. Элеккеге заманнарда да шәкертләребез бер төсле, бер кыяфәттә булган бит. Бу шәкертне кысаларда тотар өчен кирәк”, - дип аңлатма бирде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.

Аның сүзләренчә, мәдрәсәдә бертөрле формадан йөрү мөгаллимнәр өчен дә җайлы. “Шуны да истә тотарга кирәк: без бит Совет чоры балалары. Мәктәпләрдә балаларга бертөсле форма кияргә кушалар иде. Мин моны болай гына эшләнгән эш түгел, тәртип булсын өчен, борынгылардан килгән гадәтне дәвам иттереп эшләнелгән әйбердер дип уйлыйм”, - диде Ильяс хәзрәт.

Мәдрәсә формаларны үзе тектерә. 1 сентябрь көнне шәкертләр укырга килгәч, аларның үлчәмнәре алына һәм формалар әзер булганнан соң, аларны шәкертләргә тантаналы рәвештә тапшырып, “кием бәйрәме” оештыралар. Формадан тыш, шәкертләргә түбәтәйләр дә бүләк ителә. Мәдрәсәдә укучылар дәресләр вакытында гына түгел, намаз вакытларында да шул киемнән булырга тиеш. Авылларга практика узарга барганда да әлеге форманы салмый алар. Шул рәвешле, шәкертләр үзләренең дин әһеле икәнен күрсәтә, дигән фикердә ректор.

Моңа кадәр шәкертләргә форма тектерүне мәдрәсә тулысынча үз өстенә алган булган. Быел исә бу эштә иганәче ярдәм иткән. Формаларны тегү өчен сыйфатлы тукыма сайлануын да ассызыклады Ильяс хәзрәт.

“Татар халкының бөек галиме Шиһабетдин Мәрҗәни әйтеп калдырган: диндә булмаса да, бездә өч әйбер динне сакларга, тәртип салырга зур өлеш кертте дигән ул. Алар арасында милли тел, гореф-гадәт һәм милли кием”, - ди Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

“Берәүне дә көчләп кидермиләр”

Дөньяви белем бирү учреждениеләрендә бердәм мәктәп формасын кертү әти-әниләр арасында шактый гына шау-шу куптарды. 15 ел форма кию дәверендә, мәдрәсәдә исә мондый кыенлыкларның туганы булмады, ди ректор.

Шәкертләрнең әти-әниләре балаларының форма киеп йөрүен уңай кабул итә, диде ул. “Әти-әниләрнең моңа бер кайчан да исләре киткәне юк. Алар шәкертне тәрбияләр өчен безгә китергәнгә мең тапкыр сөенә генә торганнардыр. Мәдрәсә тәрбия урыны булгач, ул таләп булырга тиеш. Монда берәүне дә көчләп кидермиләр”,- ди ректор.

Татарстанда гамәлдә булган барлык мәдрәсәләрдә дә шәкертләр бердәм формадан йөрсен өчен бу өлкәдә Диния нәзарәте үзәкләштерелгән тәртиптә эшләргә тиеш, дигән фикердә әңгәмәдәшебез. “Һәр елны безнең 1 нче сентябрьдә укулар башлана, аңа кадәр белем бирү учреждениеләренә кабул итүләр була. Шуңа да бу эшне үзәкләшкән тәртиптә башкарырга була”, - дип саный Ильяс хәзрәт.

Бердәм форма шәкертләр өчен генә түгел, мөгаллимнәргә дә булдырылган. Алар да озын ирләр костюмыннан, кара чалбарлардан, түбәтәйдән йөри.

“Күп нәрсә шәкерттән түгел, мөгаллимнән башлана. Безнең остазларыбыз барысы да формадан йөри. Дәресләр тәмамлангач исә аны шкафтагы үз урынына элеп калдыра. Мәдрәсәдә булган вакытта ул һәрвакыт шул киемнән йөрергә, башында түбәтәй булырга тиеш. Бу кысалар куя, тәртип урнаштыра. Шәкерт исә аны күреп, карап тора, үрнәк ала”, - диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

“Милли киемебездән оялабыз икән, барысын да югалтабыз”

Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләп үткәнчә, мәдрәсәдә белем алган хатын-кызлар өчен дә бердәм форма кертергә мөмкин. Әмма алар болай да шәригать кануннары буенча киенеп йөрергә тиеш.

“Хатын-кызга форма шәригатьтә күптән кертелгән. Мәдрәсәдә булгач, бәлки бердәм форма да кирәктер... Күп вакытта бу уңайдан Төркия яки гарәп мисалын китерәләр. Минем аны китерәсем килми. Үзебезнең халыкның үз тәртибе, үз киеме бар. Менә ул киемнән оялырга түгел. Без үзебезнең милли киемебездән оялабыз икән, без бөтенесен югалтабыз”, - дип саный Ильяс хәзрәт Җиһаншин. Аның фикеренчә, танылган кешеләр арасында милли баш киемен киеп йөрүчеләр бик сирәк.

“Башка, мисал өчен, Кавказ якларында яшәүчеләрне, кырым татарларын алсак, алар үзләренең папахаларын киеп йөри, аларга беркем бернинди кисәтү дә ясамый. Без үзебезнең түбәтәебездән оялабыз. Ул түбәтәйне мәчетнең бусагасыннан кергәч киябез дә, чыгып киткәндә аны бөтәрләп кесәгә тыгабыз яисә бәреп кенә калдырабыз. Ул дөрес түгел, аның белән без яшәргә тиеш. Татар халкының үз киеме бар, үз гореф-гадәте һәм үзенең яшәеше бар. Ул беркайчан да түбән дәрәҗәдә булмады, алар һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды”, - диде Ильяс хәзрәт.

“Формадан без элеккеге замандагы шәкертләргә охшыйбыз”

Бертөрле формадан йөрүгә мәдрәсә шәкертләре үзләре дә каршы түгел. Киресенчә, алар моны бик хуплауларын белдерде.

1 нче курста белем алучы Фазыл Әлмиев фикеренчә, мәдрәсәдә барлык шәкертләр дә бертөрле киенеп йөрергә тиеш. “Бу безнең өчен әхлак, әдәп. Намаз укыганда да, дәресләрдә дә кешеләр бер-берсеннән аерылырга тиеш түгел. Бу киемнәр бик ипле”,- ди ул.

Фазыл Әлмиев сүзләренчә, мәдрәсә формасы белән алар урамда йөрми. Мәдрәсәгә килүчеләр исә аларның формаларын бик ошата.

Мәдрәсәнең 2 нче курсында белем алучы Рушан Әхмәтҗанов та Фазылның фикерен хуплый. Аның сүзләренчә, бердәм форма аларга һич кенә дә комачауламый, киресенчә, бер төрле булырга, үз-үзеңне тәртиптә тотарга ярдәм итә. “Бу формадан йөреп без элеккеге заманда белем алган шәкертләргә охшап калабыз. Дәресләрдә дә, намазга барганда да бер төрле булсын өчен мәдрәсә формаларын кияргә тырышабыз”, - диде шәкерт.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев