Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Медицина ярдәме күрсәтүче хосусый клиника җитәкчеләре Татарстан сәламәтлек саклау министрына үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте

 Очрашу "Хакимият һәм бизнес: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында узды.

Очрашуны Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов алып барды.

Берничә эшмәкәр мәҗбүри медицина иминияте буенча ярдәм күрсәтү теләге, дәүләт заказларының күбрәк булу үтенече белән чыкты.

"ИНДИГО": Сынау сертификация үзәге булмау коррупциягә китерә

Шәхси-дәүләти партнерлык темасына “ИНДИГО” НПК” ҖЧҖ медицина өчен дезинфекцияләү чаралары җитештерү белән шөгыльләнә. Оешма вәкиле Максим Боев Татарстанда сынау сертификация үзәген булдыруны тәкъдим итте. "Әлегә мондый үзәк Мәскәүдә генә. Тикшерү өчен кайчак ел ярым вакыт та китә. Бердәнбер булгач, коррупция дә үсеш ала. Татарстанда да шундый үзәк булдыру зарур. Республика бу өлкәдә лидерлыкка чыга алыр иде", - дип белдерде эшмәкәр. Ул мондый лаборатория булдыруда дәүләт белән тандем кирәк дип саный.

 Министр: "Бу үзәк булсын өчен җирлек кирәк"

Гадел Вафин безнең югары уку йортларының, фәнни-тикшеренү институтларның мондый үзәк булдыруга потенциалы булуын билгеләп узды. Министр бу мәсьәләне Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрү өчен рәсми хат белән чыгуларын сорады. “Бик яхшы тәкъдим. Дезинфекцияләү чаралары производствосы үсә бара. Бу үзәк бездә булсын өчен җирлек әзерләргә кирәк. Без бу мәсьәләдә "юл картасы"н булдыру өчен бу сорауны координацион советта карарга әзер", - диде.

"Медтехника": продукция бар – ихтыяҗ юк

Казанның “Медтехника” оешмасы җөй салу материалларының теләсә нинди үрнәкләрен тәкъдим итәргә әзер булуын белдерде. Людмила Прошина бүгенге көндә "Таттехмедфарм" һәм "Медтехника" оешмасының медицина тармагы өчен төрле эшләнмәләр әзерләвен билгеләп үтте, тик республиканың эре клиникаларында Казан продукциясе өлеше 10 проценттан артмавын әйтте. "Без 70 процентка кадәр тәэмин итә алыр идек, тик кулланучы тарафыннан зур ихтыяҗ юк", - диде Прошина.

“Безнең бәя, башкалар белән чагыштырганда, түбәнрәк. Финанс чараларын экономияләүне аңлаган күп кенә төбәкләр безнең белән эшли. Курган өлкәсенең барлык эре хастаханәләре дә безнең җөй материаллары белән тәэмин ителгән дияргә була. Без Татарстанның барлык эре сәламәтлек саклау учреждениеләренә үзебезнең аналогларны тәкъдим итәргә әзер", - дип белдерде Людмила Прошина "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

Министр: "Тәкъдимнәрегезне кертегез"

Гадел Вафин импортны алмаштыру позициясе яклы булуын белдерде. "Беренчел звенода 80-90 процентка кадәр үзебезнең илдә җитештерелгән җиһаз-җайланмалар кулланырга була. Без Татарстан җитештерүчеләренә теләктәшлек күрсәтергә тырышабыз. Без сезнең продукцияне карарга әзер. Тәкъдимнәрегезне кертегез, эксперт берләшмәсе бәя бирер. Безнең бурыч - аерым юнәлешләр буенча арзанрак бәядән чит ил җайланмаларын да, үзебездә җитештерелгәннәрне дә алу", - диде министр.

Гадел Вафин шәхси медицина оешмалары сыйфатны яхшырту юнәлешендә эшләргә тиеш, диде.

 Любимый доктор: "Без дәүләт клиникалары кебек үк, гәүдәбез генә кечкенә"

“Любимый доктор” ҖЧҖ вәкиле Кадрия Галиева министрлык һәм дәүләтнеке булмаган сектор арасында мәгълүмати хезмәттәшлек формалары әһәмияте турында сөйләде. "Без дә үзебезне медицина хезмәткәрләре армиясе сафында тоясыбыз килә. Без дә, эре клиникалар кебек үк, лицензия белән нәкъ шулай эшлибез. Гәүдәбез генә кечерәктер. Без дә фәрманнар, ниндидер кызыклы яңалыклар хакында мәгълүмат алырга телибез. Бу безнең мөһимлегебезне арттырачак", - диде. Кадрия Галиеваның сүзләрен аудитория алкышлар белән хуплады.

Тимур Нагуманов: "Без авыруларны бүлмибез"

"Гадәттә, рассылкалардан баш тарталар, моны хуплауларын беренче күрәм", - диде Тимур Нагуманов.

"Без бердәм мәгълүмати системада бердәм команда булып эшләргә тиеш. Мин сезгә медицина хезмәткәрләре ассоциациясенә керергә тәкъдим итәр идем. Ассоциация функцияләре киләчәктә киңәячәк. Анда министрлык җитәкчелеге белән элемтәгә чыгу формасы да җайланган. Без авыруны бүлмибез, шуңа күрә барлык карарлар сезгә җиткерелергә тиеш. Мәгълүмати алмашу булырга тиеш. Сезгә килгән пациентта берәр чир ачыклыйсыз икән, сез аны югары технологияле медицина үзәгенә тикшеренергә яздыра алырга тиеш, шундый бәйләнеш булырга тиеш”, - диде.

“Казанская неотложка”: "Лицензиясез ашыгыч ярдәм хезмәте - башта бәрәңге ташыйлар, шунда носилка тыгып, авыруны озаталар"

“Казанская неотложка” хезмәте вәкиле Григорий Эйдлин ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү юнәлешендә эшләүләрен әйтте. Бу Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм һәлакәтләр медицинасы барып җитә алмаган урыннарга чакырта торган хезмәт булуын искәртте. Стационарга илткән өчен пациент үзе түли.

"Без авыр хәлдә булганнарны стационарларга алып барабыз. Кайбер клиникалар безне колач җәеп каршы ала, эшебез инде җайга салынган. Шул ук вакытта бу эшне лицензиясез башкаручылар да бар. Башта бәрәңге ташыйлар, аннары шунда носилка тыгып, авыруны озаталар", - диде эшмәкәр һәм үзләренең хезмәтләрен популярлаштыруны сорады.

Министр: "Бу сорау хәл ителер"

Гадел Вафин мәҗбүри иминият тарифлары канәгатьләндерсә, бу сорауны хәл итәргә ышандырды. “Казанның ашыгыч ярдәм станциясеннән кайбер ярдәм төрләрен сезгә биреп булыр, бәлки", - диде.

Яр Чаллыда хосусый табибларны киңәшмәгә кертмиләр

Яр Чаллыда хосусый клиника баш табибы урынбасары Александр Зотов 2009 нчы елдан бирле атна саен һәр сишәмбе баш табиблар белән үткәрелә торган киңәшмәгә хосусый клиника җитәкчеләре дә чакырылганын, әмма соңгы вакытларда Чаллы хакимиятенең медицина бизнесы тарафдарларын читләштерүенә зарланды. “Мондый киңәшмәләрдә шәхси-дәүләти хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелә иде. Тик шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы алмашынгач, планеркаларда бүтән хосусый медицина оешмалары вәкилләре булмасын диелгән. Янәсе, без ярамаган әйберләр ишетергә мөмкин. Мин моны дөрес түгел дип саныйм. Хосусый медицина барлык киңәшмәләрдә катнашырга тиеш, без читтә калырга тиеш түгел”, - дип Александр Зотов Вафинга бу мәсьәләне хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Министр: "Мин Чаллыны һәрвакыт креатив башкала дип санап килдем"

Министр моңа җавап биреп: “Мин Чаллыны һәрвакыт креатив башкала дип санап килдем. Бергәләп мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү дөрес әйбер, уңышлы формат. Бу мәсьәләне хәл итәрбез. Без авыруны бүлмибез, һәм аны савыктыруга юнәлдерелгән уртак бер максатка эшлибез”, - дип Гадел Вафин тагын бер кат кабатлады.

Җиһаз җитештерүче: "Без хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер"

Җиһаз җитештерү белән шөгыльләнүче фирма директоры Лениза Ризванова медицина оешмаларын җиһаз белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуын белдерде.

Министр: “Медицина җиһазларына карата билгеле бер таләпләр бар”

Гадел Вафин җавабында билгеләп үткәнчә, импортны алмаштыру юнәлешендә җиһаз җитештерү максималь төстә алга киткән. "Татарстанда җитештерелгән яхшы гына үрнәкләр бар. Әмма безнең медицина җиһазына карата билгеле бер таләпләр бар – даими рәвештә дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртүгә ул чыдам булырга тиеш. Эстетик ягына да таләпләр куела – безнең хастаханәләр тагы да матуррак булырга тиеш. Интерьер исемне дә формалаштыра. Бу юнәлештә конкуренция елдан-ел үсә, шушы таләпләргә җавап бирерлек компанияләр генә җиңә алачак”, - диде.

"Бальзам М": "Аптекаларда сыйфатсыз дарулар бар"

Намуссыз көндәшлек темасына яңгыраган сораулар да булды. “Бальзам М” ҖЧҖ вәкиле Андрей Бондаренко федераль даруханәләр челтәрендә түбән сыйфатлы дарулар күрергә мөмкинлеген билгеләп узды. “Бер файдасы булмаган дару сатучылар бар”, - диде ул.

Министр: "9 айда 36 сыйфатсыз дару ачыкланды"

Гадел Вафин җавабында Росздравнадзор тарафыннан быел 9 ай эчендә 2 мең 890 дару тикшерелгәнен, 36 сыйфатсыз дару препаратлары ачыкланганын әйтте. Министр даруларның даруханә киштәсенә эләгү юлы күзәтелеп барачагына ышандырды. “Минемчә, даруханәләргә сыйфатсыз товар килеп эләгү шанслары күпкә кимрәк булачак”, - диде. Тимур Нагуманов, намуссыз көндәшлек фактлары булса, бу хакта кичекмәстән хәбәр итәргә кирәклеген искәртте.

Косметологлар легаль булмаган бизнеска оттыра

Медицина косметология үзәге вәкиле Ольга Рәхмәтуллина легаль булмаган бизнестан зыян күрүе турында сөйләде. Соңгы 5 елда табиблар көтүләре белән үз бизнесларына китә, ди ул. “Моңа чик кую буенча әлегә бернәрсә дә эшләнми. Интернетта мондый игъланнар су буе. Бәяләр түбән, димәк, бу беррәттән тыелган препаратлар базары да чәчәк ата дигән сүз. Бюджетка да алар керемнәреннән бернәрсә түләми. Без моннан зыян күрәбез. Легаль бизнес легаль булмаганына оттыра дигән сүз”, - дип, эшмәкәр моны контрольгә алуны сорады.

Министр: "Мондый очракларны фаш итәргә кирәк"

Министр легаль юл белән эшләүче эшмәкәрләрнең мондый фактларга карата актив позициядә булуларын теләде. “Мондый очракларны фаш итәргә кирәк. Лицензиясез эшчәнлек – закон бозу бит ул. Медицинада теләсә нинди манипуляция фаҗигале тәмамланырга, теләсә нинди инъекция анафилактик шокка китерергә мөмкин. Бу мәсьәләдә иҗтимагый фикер булдырырга кирәк”, - дип белдерде Гадел Вафин. Ольга Рәхмәтуллина мондый фактларны фаш итү бик үк җиңел булмавын әйтте. Ни өчен дигәндә, бите бозылган пациентлар дүрт стена эчендә ябылуда булып, чыгарга теләми.

Инсайт: "Социаль тернәкләндерү" атамасы астында наркологиядә лицензиясез хезмәт күрсәтелә"

“Инсайт” наркология һәм психотерапия клиникасы вәкиле наркологиядә дә шул ук хәл булуын белдерде. Медицина үзәкләренең “социаль тернәкләндерү” атамасы астында лицензиясе булмаган килеш ниндидер хезмәтләр күрсәтүенә зарланды.

Министр: "Бу хакта репортажлар циклы ясарга кирәк"

Тимур Нагуманов сыйфатсыз хезмәт күрсәтелүнең конкрет фактлары булса, хокук саклау органнары тикшерергә тиешлеген билгеләп узды. Бизнес-омбудсмен халыкка аңлату эшләре үткәрергә, бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктыртырга кирәклекне әйтте. Министр Гадел Вафин аның сүзен җөпләп, “Татмедиа” агентлыгы белән килештереп, репортажлар циклы ясарга мөмкин диде.

Гадел Вафин: “Без – партнерлар”

Министр очрашуны тәмамлап: “Мөһим тармакта партнерлар буларак без бер эш башкарабыз. Халкыбызның сәламәтлеге безнең профессионализмга бәйле. Без бер-беребезне санлап эшләргә тиеш. Әзерләнгән тәкъдимнәр исәпкә алыначак”, – диде. Гадел Вафин Татарстанда 16 мең табиб эшләвен, шуның дүрттән бере хосусый клиникаларга туры килүен билгеләп узды. Ул хосусый оешмаларда эшләүче табибларның медицина хезмәткәрләре ассоциациясенә керергә тиешлеген белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев