Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Медицина өлкәсендә беренчелекне кем яулый?

Авыручыларның хәлен тиешенчә югары дәрәҗәдә кайгырта торган районнар исемлегендә Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Сарман беренче урыннарда. Татарстанда медицина учреждениеләрен күзәтү 2008 елдан бирле оештырылып килә, елдан-ел рейтингны билгеләү юнәлешләре тәгаенләнә. Рейтинг кирәкле сыйфат һәм хезмәт күләмен тәэмин итеп, дәүләт учреждениеләренең җаваплылыгын арттыру максатында төзелә. Нәтиҗәдә, медицина учреждениеләре районнар буенча исемлеккә урнаштырыла. Рейтингны объектив булдыру өчен белгечләр һәр якны күздә тотарга тырыша. Мәсәлән, районнар, халык санына карап, 4 төркемгә бүленә. Беренчесендә 500 меңнән артык халкы белән дан казанган ике район, икенчесендә – 80нән 500 меңгә кадәрле халык яши торган җиде район, өченчесендә 30дан 79 меңгә кадәр халкы булган 19 район, дүртенчедә халкы 30 меңнән кимрәк 17 район. Төркемгә бәйле рәвештә, белгечләр район күрсәткечләренең нормага туры килү-килмәвен карый. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәр ел бәя бирүләрне чынбарлыкка туры килерлек итеп карый һәм медицина учреждениеләре эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләүдә яңартылган индикаторлар буенча раслый. Бу елның беренче яртыеллыгына 30 күрсәткеч кертелгән. – Башта җирлекнең демографик торышын бәяләдек, туу һәм үлү очракларын өйрәндек. Кайбер күрсәткечләр кварталга бер, кайберләре ай саен күзәтелеп барыла. Демографик хәлгә нәрсәләр тәэсир итүен өйрәнәбез, нинди медицина ярдәме күрсәтелүен карыйбыз, – дип аңлатма бирделәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Медицина белгечләренең икътисад күрсәткечләре дә читтә калмый. Белгечләр район поликлиникалары, хастаханәләре, ашыгыч ярдәм хезмәтендәге табибларның хезмәт хакын һәм эш күләмен өйрәнә. Медицина учреждениеләре хезмәткәрләренең эш нәтиҗәләре дә игътибарсыз калмый. Биредә халыкның диспенсеризация һәм флюорография буенча колачлануы, үлем очракларын киметүдә профилактика уздыру, социаль хезмәт җыелмасыннан баш тартучылар саны, яшерен шешне башлангыч чорда кисәтү, медицина ярдәме күрсәтүдә уңай һәм тискәре бәяләүләр карала. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, иң сыйфатлы медицина ярдәме Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Сарман җирлекләрендә башкарыла. Күп кенә районнар, алар арасында Казан шәһәре дә бар, һәр күрсәткеч буенча да урталыкта. Исемлекне Мөслим, Кайбыч, Ютазы, Апас, Тәтеш һәм Яңа Чишмә районнары төгәлли. Аерым юнәлешләр буенча алдынгылар һәм артта калучылар да бар: Демографик хәл буенча бишлек: Алдынгылар – Түбән Кама, Балтач, Сарман, Яр Чаллы, Кукмара; артан сөйрәлүчеләр – Чирмешән, Балык Бистәсе, Кайбыч, Яңа Чишмә, Югары Ослан. Хезмәткәрләрнең икътисади күрсәткечләре буенча: Яр Чаллы, Алабуга, Әтнә, Түбән Кама, Бөгелмә – Мөслим, Балтач, Алексеевски. Медицина ярдәме күрсәтү буенча: Әгерҗе, Алабуга, Әлмәт, Яр Чаллы, Азнакай – Мөслим, Ютазы, Буа, Менделеевски, Әлки. Рейтингның үсешкә булышуын һәм камиллеккә китерүен белгечләр бертавыштан таный. – 2015 нче елда квалификацияле категориягә ия белгечләребез 33.9% тәшкил итә иде, быел күрсәткеч 35.6%ка җитте. Табибларның үз белемнәрен һәрчак арттырып торуы авыруларны дәвалауда да чагыла, – ди Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина. Рейтинг башка якларны да үстерүгә булыша. «Берничә ел элек безнең иң көчсез ягыбыз – үлем очракларының югары булуы иде. Авыруны башлангыч чорында ачыклап, җитди профилактика алып бару кан әйләнеше, инсульт, инфаркт, яман шеш авыруларыннан үлем очракларын киметте», – дип өсти җитәкче. Районнардагы белгечләр һәр күрсәткечне тиешенчә югарылыкта башкару гына рейтингта өстәге урыннарны алып булуын белә һәм шушы юнәлештә хезмәт куярга тырыша.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев