Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мединский Татарстанны эчке туризм агымы үсеше буенча лидер төбәкләр рәтенә кертте

2016 ел нәтиҗәләре буенча, туристлар кабул итү Россиянең тулаем эчке продуктын 3,4 процентка тәэмин иткән. Якын елларда әлеге санны 10 процентка үстереп булачак. Бу хакта Россия мәдәният министры Владимир Мединский «Интурмаркет-2017» күргәзмәсе ачылышында җиткерде, дип хәбәр итә Россия туроператорлары ассоциациясе (АТОР). Мединский сүзләренчә, 2016 елда Россиянең эчке туризм агымы 10 процентка үскән. Шуның белән бергә, лидер төбәкләр янәшәсендә ул, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән, Татарстан Республикасын, Алтай һәм Краснодар крайларын да күрсәтә. Россия мәдәният министры узган ел нәтиҗәләре буенча Россиягә чит илләрдән туристлар керүдә беренче урынны кытайлар алган (туристлар агымы үсеше+20 процент ) дип җиткерә . Алардан соң Көньяк Корея, Һиндстан һәм Иран туристлары тора (+72 процент). Россиягә Европа илләреннән килү (туристлар агымы үсеше 5 тән 12 процентка кадәр) популярлаша бара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев