Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәдинә" нәшрият йорты "Татарстанда ислам" энциклопедик сүзлеген бастырды

Әлеге сүзлек "Россия Федерациясендә Ислам" энциклопедик сүзлегенең чираттагы томы булып тора. Аның беренче экземплярлары узган Казанда тәкъдим ителгән иде. "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлеге 12 апрельдә 14 нче Фәезханов укулары кысаларында Санкт-Петербургта да тәкъдим ителәчәк. ислам в тат "Мәдинә" нәшрият йортыннан алынган мәгълүматка караганда, "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлеге "Россия Федерациясендә ислам" сериясенең 7 нче томы булып тора. Анда хәзерге Татарстан Республикасы территориясендәге мөселман берләшмәсе һәм мөселман институтларының тарихы һәм хәзерге торышы турында тәфсилләп бәян ителә. Сүзлектә төбәктәге мөселман цивилизациясе үсешенең мең елдан артып киткән тарихы - бәйсез төрки мөселман дәүләтләре дәверендәгесе дә, Россия (СССР) составындагы вакыты да тулы бер картина итеп бирелә. Сүзлектә мөселман дәүләтчелеге, иҗтимагый һәм сәяси хәрәкәтләр, мөселман институтлары, классик дин гыйлеме һәм тарихи әдәбият, матбугат үсеше турында уникаль мәгълүмат бирелә. Төбәктәге ислам тарихы мөселман лидерлары биографияләре, мәдрәсә һәм мәчет тарихы аша ачыла. Статьялардагы мәгълүмат укучыга Татарстанның мөселман берләшмәсе тарихын борынгы чорлардан алып бүгенге көнгә кадәр күзалларга мөмкинлек тудыра. Шулай ук хәзерге вакыттагы торышы турында мәгълүмат бирә.

Чыганак: http://www.tatar-islam.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев