Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәдинә Маликова Алексеевск районында укучылары белән очрашты

Язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреаты Мәдинә Маликова Алексеевск районында укучылары белән очрашты. Әлеге очрашудан канәгать калып, язучы: "Бу райондагы әдәбият сөючеләр белән моңарчы күзгә-күз очрашканым юк иде, бактың исә, анда да минем иҗатымны яраталар икән", - диде. Очрашу Алексеевск бистәсенең Г.С.Боровиков исемендәге 3нче урта мәктәбендә узды. Залга керешкә үк, язучының китапларыннан күргәзмә әзерләп куйганнар, болар барысы да укытучыларның шәхси китапханәсеннән икән. Бәйрәмчә бизәлгән залны тутырып укучылар, укытучылар, мәгариф ветераннары урын алган. “Без язучылар белән очрашуларны көтеп алабыз, мәктәбебезгә шундый мәртәбәле кунак килүенә бик шатбыз”, - диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза Кутуева. Укучылар язучыны нык әзерләнеп, дулкынланып көткәннәр. Рус телендә чыккан китаплар да игътибарсыз калмаган. Урта сыйныфларда укучы Эвелина белән Даша “Шәфкать” (“Милосердие”) романыннан өзекләр укыды. Беренче хикәяләренең берсе булган “Кар сулары”н укып, 6-7нче сыйныфта укучы кызлар Азалия Әсфәндиярова, Иделя Вәлиуллина, Динара Вәлиева укыдылар. 5нче сыйныф укучылары Камилә Хәсәншина һәм Эльвина Казилова күңелен исә "Оҗмах балалары" әсәренә мөрәҗәгать итте. “Сезнең «Арыш тәме» романын укыганда, өч урында минем өч тапкыр йөрәгем туктап калгандай булды”, - дип, язучы белән хисләрен уртаклашты 1нче мәктәп укытучысы Лилия Шәйхетдинова. Һәм әсәрнең аеруча тетрәндергән урыннарын санап китте. Язучы аларга аңлатма бирде. Мөгаллимәләрне "Чәчкә балы" әсәре, анда күтәрелгән тәрбия темасы аеруча дулкынландырган. 3 нче мәктәп укытучысы Венера Минакованың наркомания темасын әсәрегездә ничек күтәрергә булдыгыз, дигән сорауга Мәдинә Маликова болай дип җавап бирде: “Мин мәхәббәт кыйссасы язарга тотынган идем. Гашыйк кеше дә чынбарлыктан аерылып яши алмый бит. Әсәрдә ир балаларны тәрбияләү турында сүз бара. Ә бүгенге чорда яшүсмерләрне наркоманлыкка бирелүдән саклап калу бик мөһим бурыч. Шунлыктан бу афәттән саклану һәм котылу мәсьәләсе үзеннән-үзе килеп керде”. Мәгаллимә Сиринә Гарипова: "Фидая" романы каян алып язылган һәм ни өчен Фидая шул эшендә үз урынын таба алмый һәм янәдән укытучылыкка китә?” - дип сорады. Ветеран укытучы Зөлкәрия Мөлекова да күңел кичерешләрен язучы белән бүлеште. Аны татар мәктәпләренең ябыла баруы, ана теленең гаилә даирәсендә генә кала баруы борчый иде. Бөтендөнья Татар конгрессының Алексеевск районы татар хатын кызларының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Нәҗметдинова язучы иҗатына олы ихтирамын белдерүен әйтте, үзенең җырларын бүләк итте. Бистәнең нәфис әйберләр туку фабрикасы директоры Фирая Сергеева һәм район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Равия Мортазина язучыга истәлекле бүләк тапшырды. Белешмә: Мәдинә Маликова татар телендә роман иҗат иткән беренче хатын-кыз. Бүгенге көнгә аның тугыз романы бар: “Шәфкать”, “Басып сайрар талы бар”, “Фидая”, “Өермә”, “Кызыл гөл”, “Тылсым”, “Юкә чәчәк аткан чак иде”, ”Арыш тәме” һәм “Көмеш билбау”. Мәдинә Маликова Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев, Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләр иясе, «Фидакарь хезмәтләре өчен» медале һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән мактаулы шәхес. Быел Мәдинә Маликовага Тукай премиясе бирелде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев