Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәдәниятне үстерү - ТР дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 17нче сессиясе утырышында чыгыш ясады. Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, мәдәниятне үстерү Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше санала. “Безнең муниципаль берәмлекләр белән уртак эшебез Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Стратегия-2030 кысаларында, шулай ук федераль дәрәҗәдә кабул ителгән Россия Федерациясе Дәүләт мәдәният сәясәте нигезләре, мәдәният турындагы федераль һәм республика законнары нигезендә алып барыла. Мәдәниятне үстерүнең төп максаты – кеше капиталын, ягъни иҗади, югары белемле, көндәшлеккә сәләтле кешеләрне мәдәнияткә җәлеп итеп формалаштыру”, - дип билгеләп үтте ул. 2017 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматка караганда, республикада 3821 мәдәният учреждениесе бар, аларның 95м проценттан артыгы – муниципаль учреждениеләр. Мәдәният өлкәсендә 20 меңнән артык кеше хезмәт куя, аларның 72 проценты – муниципаль учреждениеләрдә. Министр мәдәният учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм төзү турында да сөйләп үтте. 2012 елдан башлап республика бюджеты акчаларына 226 клуб төзелгән, 2015 елдан – 69ы ремонтланган. Казан шәһәренең торак массивларында тормышка ашырылган программа кысаларында, гомум 1760 урынлы 6 мәдәният йорты сафка бастырылган, шул исәптән Северный (280 урын), Вознесение (300 урын), Кадыш (300 урын), Красная Горка (300 мест), Нагорный (300 урын), Мирный (300 урын) бистәләрендә. Ә Казанның Мәскәү районында урнашкан Полимер мәдәният йортына 99 447,25 мең сумлык капиталь ремонт ясалган. “Казан – илебезнең гомум танылган мәдәни үзәге һәм шуңа да мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре урнашкан биналарны (ә алар, кагыйдә буларак шәһәр үзәгендә урнашкан мәдәни мирас объектлары) тиешле тәртиптә тоту мәсьәләсе Татарстан Мәдәният министрлыгы өчен өстенлекле санала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә әлеге эш системалы рәвештә башкарыла, - дип билгеләп үтте Айрат Сибагатуллин. – Әйтик, соңгы елларда В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт зур рус драма театры, Татарстан Республикасы Композиторлар, Язучылар берлекләре, Ленинның музей-йорты, Боратынский музее, Горький исемендәге әдәби музей, яшь чакта Лев Толстой яшәгән Горталовлар утары, Казан кунакханәсе, М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театры биналары ремонтланды, “Победа” кинотеатры бинасы төзекләндерелеп бетерелә, анда Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры урнашачак. Менжинский исемендәге Мәдәният йортын Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенә тапшыру турындагы республика Президенты карары кабул ителгән, хәзерге вакытта әлегеә бинага капиталь ремонт эшләренә әзерлек бара. Моннан тыш, Г.Тукай, Ш.Камал музейлары, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда ремонт-реставрация чараларын үткәрүгә әзерлек эшләрен башланган. Казан дәүләт циркы, Дәүләт симфоник оркестрының административ бинасы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ремонт эшләре бара”. Аның сүзләренчә, Татарстан бюджеты акчаларына башкарыла торган әлеге зур эшләр мәдәният тармагына ярдәм итү, шулай ук Казанның мәдәни, туристлык имиджын арттыруга юнәлтелгән.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев