Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәдәниятемне, телемне, гореф-гадәтләремне, динемне белгән кешеләр мине һәрчак үзенә тарта" - Канада вәкиле Әмир Җиһаншин

3-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан гына түгел, чит илләрдән дә бик күп милләттәшләребез чакырулы. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге делегатларның быелгы съездан нәрсә көтүе, нинди өметләр баглавы белән кызыксынды. Съезда катнашучылар арасында Канаданың Торонто шәһәреннән Әмир Җиһаншин бар. Ул “Берлек” татар берлеге яшь лидеры. “Чит илдә мин 20 елдан артык яшим, һәм шулай булуга да карамастан, татарлар белән элемтәдә торырга тырышам. Шуңа да съездда катнашу минем өчен бик кирәкле һәм мөһим. Яңа идеялар ишетәсем, дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләремнең уңышлары белән танышасым килә. Минем мәдәниятемне, телемне, гореф-гадәтләремне, динемне белгән кешеләр мине һәрчак үзенә тарта. Шунлыктан, иң беренче чиратта, шәхси үсешем өчен мин шул темаларга басым ясаячакмын”, - диде ул агентлык хәбәрчесенә. Әмирнең икенче максаты исә башка диаспора вәкилләре белән аралашу, элемтәләр урнаштыру. “Минем башка диаспора вәкилләре белән аралашасым, безнең кебек кыенлыклар белән очрашкан очракта, ул мәсьәләләрне ничек хәл итүләрен беләсем, тәҗрибә уртаклашасым килә”. “Съездга мин ерактан, Канададан киләчәкмен, - дип фикерен дәвам итте ул.- Үземнең чарада катнашуым белән башкаларда да милләтне алга җибәрү өчен этәргеч ясармын дип ышанам. Чөнки милләт өчен аз гына файда эшләсәң дә, ул тагын да тизрәк үсәчәк һәм камилләшәчәк”.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев