Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәдәни һәм тарихи мирасыннан аерылган ил - үлемгә хөкем ителгән ил"

“Мәдәни һәм тарихи мирасыннан аерылган ил - үлемгә хөкем ителгән ил ул”, - дип белдергән Истанбулда Ибн Халдун университеты ачылышы тантанасында ясаган чыгышында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә. Президент сүзләренчә, бөек әсәрләрне халыкның күп гасырлык тәҗрибәсенә әйләнеп карап кына тудырырга була. “Үткәнгә ихтирам – киләчәккә омтылышның нигезе ул. Төркиянең зур уңышсызлыклары ил кыйммәтләрен һәм тәҗрибәсен кире кагучыларның гамәлләре белән бәйле”, - дип шәрехләгән Президент. Эрдоган бүгенге Төкиядә һәртөрле мәсьәләләр буенча фикерләшү өчен җирлек бар, дип белдергән. "Бер генә илдә дә терроризмны пропагандалау сүз иреге сыйфатында кабул ителми. Бер генә ил дә террорчылык тарафдарларына, югары уку йортларына үтеп кереп, террорчылыкны пропагандалауга нигез тудырырга мөмкинлек бирми", - дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы һәм "көч куллану, корал, Молотов коктейле гаделлеккә ирешү ысулы була алмый", - дип җиткергән. “Төркиянең киләчәк буыны Көнбатышны хөрмәт иткән кебек, Көнчыгышка да хөрмәт күрсәтәчәк, шулай ук үз ватанының мәдәниятен һәм тарихын яхшы беләчәк”, - дип белдергән Эрдоган. Ул Төркиянең үз тарихында һәрвакыт, югары фәнни казанышларны истә тотып, гыйлемлелек һәм фәнни ачышларның иң яхшысын гына үзләштереп, киләчәккә алып баруын искәрткән.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев