Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Матурлык шулай туа

Шушы көннәрдә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында танылган ди­зай­нер Ләйсән Ха­җиеваның “Ләйсән сәйләннәре” дип аталган милли кием коллекциясен тәкъдим итү кичәсе булды. Тамашада Ләйсән Хаҗи­ева теккән аклы-каралы ки­емнәр, “Яшьләр” коллекциясе, татар орнаментлары һәм Шәрык чалымнары кушылган “Шәһризадә”, чәшке, ефәк, асылташлар белән би­зәл­гән “Сөембикә” коллек­цияләре тәкъдим ителде. Без гадәттә шау-шулы концерт карарга ияләнгән. Сәхнәдә милли киемнәр күр­сәтүче җырчылар чыгышын моңарчы күргән юк иде. Баксаң, татар эстрадасы җыр­­чыларын да матур итеп киендереп була икән! Аларның һәркайсы бик зә­выклы, күз явын алырлык күлмәкләрдә чыкты. Җырчы Илсөя Бәдретдинова, Ләйсән чалбарымны салдыртты, ди. “Хәзер мондый матур күл­мәкләр генә кия башладым. Кигәч, саласы да килми үз­ләрен”, – ди ул. Ә менә яңа гына Илсөя төркеменә кушылган кара тәнле егет Оливер да безнең милли кием­нән чыгып, татар җырын сузды. Тамашачы чит ил егетен алкышларга күмде. Ләй­сән костюм әзерләгәндә егет­не дә кимсетмәгән, татар орнаментлары янәшә­сенә Африка сурәтләрен дә чиккән. Чигү дигәннән, Ләй­сәнгә бу эшләрдә әнисе Асия ханым бик булыша икән. “Әбиемнең әнисе гомере буе тегү теккән. Бу шө­гыль буыннан-буынга күчеп килә. Әни мине тегәргә өйрәтсә, мин аны чигәргә өйрәттем”, – ди Ләйсән. Дө­рестән дә, Асия ханым кызыннан чигү серләренә тө­шен­гән. Әлеге бәйрәмгә дә алар бөтен гаиләләре белән әзерләнгән. Ләйсәннең беренче коллекциясен күрсәт­кәннән соң да, ул киемнәрдә никадәр кул хезмәте, тырышлык, йокысыз төннәр икәнен чамаларга була. Милли киемнәргә игътибар кимеп барган вакытта, татар кызларын яңадан матур итеп киендерергә тырышу үзе зур батырлык. Тамашадан Ләйсәннең кул эшлә­ре­нә сокланып кайттык. Кай­берәүләр кечкенә генә бер калфак чиксә дә, эшен зур итеп күрсәтә белә. Ә менә Ләйсән Хаҗиеваның халыкка күрсәтеп мактанырлыгы да, макталырлыгы да бар. Ул теккән киемнәрне бүген үк киясе килеп утырды. Залдагы хатын-кызлар бер хәл, биредә утырган ир-атлар да хатын-кызның тәнен каплап, буй-сынын зифа итеп күрсә­тү­че киемнәргә бер дә битараф түгеллеген сиздерде. Янәшәмдәге тамашачы өч сәгатьтән артык кул чапты. Өлкән яшьтәге абзый милли киемнәрнең сәхнәгә чыгуына шатлануын яшермәде. “Киенәм дисәң, әллә нинди матурлык тудырырга була икән бит”, – ди ул. Россия Дәүләт Думасы де­­путаты Фатыйх Сибагатуллинга да матур киемнәр бик ошаган. “Мондый тамаша күптән кирәк иде. Минем тормыш тәҗрибәм дә зур, аннан соң әзрәк хатын-кыз­ларда да, кем әйтмешли, “толк” белә торган ир-ат­мын. Шуңа күрә кайбер матурлык бәйгелә­рен карарга да оялам. Чыннан да, татар кызларын чишендереп чыгару ул минем өчен оят әйбер, – диде ул. – Хәзер киемнең ниндие генә юк. Без бала вакытта әгәр дә чалбар ертылса, елый идек. Бүген кызлар ертык чалбар кия. Әле аның бәясе дә кыйммәтрәк бит! Менә адәм көлкесе бу, валлаһи! Хатын-кызга башта инде чалбар кию килешми иде, хәзер ертыгы китте. Тагын нәрсә чыгар? Кайберәүләр, имеш, безнең татар кызлары, татар хатыннары хиҗапка чорнала, дип гаепли. Ертык ыштан кигән кешене гаепләүче юк.  Ләйсән әзер­ләгән киемнәр исә зәвыклы да, милли дә, уңайлы да”. Тамашада катнашкан җыр­­чыларга Ләйсән теккән күлмәкләр бик килешә инде. Ләйсән Гимаеваны гына алыйк. Әле ул башына да Ләйсән чиккән түбәтәйне киеп чыкты. “Беренче тапкыр түбәтәй киюем. Миңа Ләй­сән теккән күлмәкләр бик ошый. Монысы да матурмы?” – дип күлмәген күр­сәтте. Алинә Даутова да күз явын алырлык киемнәрдән иде. Яшьләрчә җырны башкарганда бу күлмәк белән җырлап булырмы дип ике­ләнсә дә, бер дигән итеп баш­карып чыкты. Хәер, татар җырларын башкарганда, күлмәк итәге комачау итәме соң? Киресенчә, без­нең кызларны да бизи, җыр­га да затлылык өстидер ул, минемчә. Бу чарага килгән тамашачылар да читтә калмады. Ләй­сән вәгъдә иткән бүләк­ләрен уйнатты. Кемгәдер акча янчыгы, кемгәдер чигелешле ак яулык, итәк тә бү­ләк ителде. “Ләйсән сәйлән­нәре” ди­гән тамаша залда­гы­лар­ның кү­ңел кылларын да чирт­те. Тамашаның уңыш­лы узуында, әлбәттә, алып баручылар Венера Иванова бе­лән Рөс­тәм Гайзуллинның да өлеше зур булды. Алар кирәк урында уен-көлкеле дә, ки­рәк­кәндә җитди дә була белде. Ләйсәннең иҗатын, үзен, кул эшләрен хөрмәт иткән ке­шеләр аягүрә кул чапты. Беренче тапкыр оештырылган бу чара бер дә төерле килеп чыкмады. Киресенчә, Ләйсән тамашачыны матурлыкка өн­дәде, кием-салым сайлаганда зәвыклы булырга, миллилекне онытмаска чакырды. Тамашаның режиссеры Ми­ләүшә Айтуганова да шушы максатны күздә тотып эш башлаган һәм ул теләгенә иреште дә.  Ул тек­кән кием­нәр моңа ачык мисал иде. Килә­чәктә Ләй­сән Хаҗиева татар костюмы студиясе ачар­га җыена. Башкарган эшләре дә бихисап, эшләнәсе дә күп булсын! Яраткан шө­гылең тормыш рәвешенә әйләнгәч, яшәүнең дә яме арта ул. Си­нең хезмәтеңне кү­реп бәя­ләсәләр, теккән күл­мәк­­лә­рең­не кемдер яратып кисә, бу бәхет түгелме?!
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев